Кияү һәм кәләш белергә тиешле туй сынамышлары
1. Туй балдагын беркемгә дә киеп карарга бирергә ярамый.
2. Муллыкта яшәү өчен, кияү уң аяк киеменә тиен акча салырга тиеш. Аннары аны гомер буе сакларга кирәк.
3. Яшь парга күз тимәсен өчен, туй көнендә булавканың башын аска таба каратып тагарга кирәк.
4. Туй көнне кәләш яңа кием генә түгел, берәр төрле иске әйбер дә кияргә тиеш.
5. Язылышканчыга кадәр кәләш үзен көзгедән күрергә тиеш түгел.
6. Кияү бүләк иткән чәчәк бәйләмен кулдан ычкындырырга ярамый. Бәхетең очып китәргә мөмкин.
7. Балдаклар кигәннән соң, яшь пар буш балдак савытын кулына алырга тиеш түгел.
8. Язылышканнан соң, кияү белән кәләш бергәләп көзгегә караса, алар дус һәм тату яшиячәк.
9. Фата кәләшне күз тиюдән саклаячак.
10. Туй көнендә бераз булса да елап алырга кирәк. Шул вакытта яшьләр бәхетле булачаклар.
Комментарии
Нинди кэлэш инде ул, козгегэ дэ карамагач.....