Клип төшергән арада Илгәрәйнең машинасын эвакуатор алып киткән (ВИДЕО)

Күптән түгел Илгәрәй американнар белән клип төшергән. Әлеге кунаклар Казанга Универсиадага килгән булган. Клипның бер өлешен “Биляр Палас” дигән кунакханәдә төшергәннәр. Илгәрәй шунда американлылар белән таныша һәм клибында төшәргә тәкъдим итә.

 

“Мин инглиз телен әллә ни белмәгәнгә күрә, көч-хәл белән аңлатып бирдем эшнең асылын, ярый әле аларның тәрҗемәчеләре бар иде”, - диде җырчы “Туйлар.ру” хәбәрчесенә.

Клипны төшергән арада төрле кызыклы хәлләр дә килеп чыккан. “Берзаман пыяла лифтта тукталып калдык, - дип көлә Илгәрәй, - 15ләп кеше ярты сәгать утырганбыздыр. Баштарак көлке иде, аннары эссе һәм кысан була башлады. Ярый әле лифтер килеп җитте”.

Маҗаралар моның белән генә бетми. Илгәрәйнең машинасын эвакуатор алып китә язган. “Ярый әле танып, җибәрделәр”, - ди җырчы.

Шул хәтле маҗаралар күреп эшләнгән клипта ниләр булыр? Моны көз айларында күрербез. Илгәрәй беренче булып аны “Туйлар.ру” тамашачыларына тәкъдим итәчәкмен диде. Алай гына да түгел, “десертка” клипка кермәгән моментларны да күреп булачак.

Көз! Тизрәк кил инде!

Клиптан өзек:


 

 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии