Конферансье, тамада Айгөл Габдуллина: Укытучы баласы гел үрнәк булырга тиеш

Уфа “Нур” театры артисты, “Туган тел” каналы алып баручысы, конферансье, эстрада җырчысы, тамада Айгөл Габдуллина Башкортостанның күп талантлар биргән Чакмагыш районыннан. Казанда белем алганнан соң, Уфага кайтып эшли башлый. Әмма ике арага тузан кундырмый. Ничек бөтен эшкә җитешә?!

— Театрдан — телевидениегә, аннан мәҗлесләргә, концертка йөгерәм, шул арада клиплар төшерәм... Миңа тыгыз темпта эшләве рәхәт! Туктап тора, ял итә белмим, — ди Айгөл, көлеп. — Теләк булса, барына да җитешергә мөмкиндер.

— Айгөл, Уфа “Нур” театрына ничек урнаштың? 

— 2001 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Атаклы режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсында укыдым. Ямьле студент вакытларым Казанда узды. Дәресләребез күп вакыт Камал театрында үтә иде. Аның сәхнәсендә күренекле артистлар белән чыгыш ясау бәхете тәтеде. 2005 елда Уфага кайттым. Мине шундук “Нур” театрына эшкә алдылар. 
 

— Казанда калырга уйламадыңмы? 
 
— Уйладым, Камал театрында калырга тәкъдим дә булды. Театрның ул чактагы директоры Шамил Зиннур улы Закиров мине үзе эшкә чакырды. Әмма Казанга укырга Уфадан махсус юнәлеш белән килгәч, кайтып киттем. “Нур” театрына эшкә урнашкач, зур, матур рольләр бирделәр. Елына дүрт-бишәр роль уйный идем. Төшке ашка кайтмаган көннәр дә күп булды. Илһамланып эшкә чумдым. Шул елларны мине эстрада сәхнәсендә күреп алдылар, җырчылар үзләренә эшкә чакыра башлады. Бүгенгә кадәр театрга хыянәт итмәдем, дөресрәге, аны ташламадым. Унөченче ел “Нур”да эшлим. Театрдагы хезмәтемә зыян китермичә генә, Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Наил Шәймәрданов һ.б. танылган артистлар белән эшләдем, гастрольләргә йөрдем. Театр директоры миңа мөмкинлек бирде. 
 
 
— Нинди гаиләдә тәрбияләнеп үстең? 
 
— Укытучылар гаиләсендә. Миңа күп нәрсә ярамады. Укытучы баласы гел үрнәк булырга тиеш. Тегене эшләмәскә, моны алмаска, анда бармаска, каршы әйтмәскә... Катгый мөнәсәбәтләрдә, кырысрак тәрбиядә чарланып үстем...
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии