Кукмара туенда 20дән артык кеше агуланган

Узган җомга көнне Кукмара районында узган туй матур тәмамланмаган. Һәрхәлдә, андагы кунакларның күпчелеге өчен. Шимбә көнне сырхауханәгә шушы мәҗлестә кәеф-сафа корган кешеләр мөрәҗәгать итә башлый. Косу, эч китү, эч авыртуга зарлана алар.

Соңыннан шунысы мәгълүм була, бу кешеләр туйда агуланган икән. Әмма нәрсә белән? Әлегә ике версия бар: балык яки каз ите белән. Бүген Кукмара район сырхауханәсендә кияү белән кәләшне котларга килгән 23 кунак ята. Әлеге эш Роспотребнадзор оешмасы тикшерүендә. Туй узган кафе вакытлыча ябылган. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.07.2011 19:35:10

Алина, син каян белэсен сон...Беренчедэн егет ягы кунаклары гына агуланмаган,икенчедэн шашлык туйнын икенче конендэ булган,оченчедэн 9 июльдэ агуланганнар да 17 июньдэге шашлыкны ашаганнармы....???))))

06.07.2011 17:01:34

Егет ягы кунаклары гына агуланган, чонки алар шашлык ашап килгэннэр туйга. Монда кафенын бер гаебе дэ юк! Конкурентлар гына суз чыгарганнар!

шаккатам, дорес эйтэсен.Алар аракы белэн агуланганнар,казга сылтамасыннар! рекламадагыча "курица не птица а деликатес)))),казда шул типка керэ дисэм ялгышмам,каз итеннэн ни генэ эзерлэмилэр бит! тозлыйларда ,каклыйларда,бэлешендэ салалар,хб,хб!!! так что казга бэйлэнмэсеннэр! А то упкэлэве бар))))

25.06.2011 23:25:41

анда бер дэ каз ите белэн балыктан булмаган ла!ИИИ кеше нэрсэ генэ сойлэми инде!

25.06.2011 18:01:42

шаккатам доп-дорес эйтэ!!!!

24.06.2011 12:19:33

шаккатам мин синең белән тулысынча килешәм

22.06.2011 18:51:12

каз ите белән балык кына ашаганнар мени туйда? Каз ите белән агуланалар икән дигәнне беренче ишетәм. каз ите ашап агуланмыйлар минемчә. бу кафе хуҗаларының үз өстенән җаваплылыкны төшерүләре түгелме икән? чөнки каз туйга килен ягыннан күчтәнәч буларак килә бит

21.06.2011 22:54:14

Ә шәйтан суын күп чөмергәннәрме соң?

21.06.2011 21:10:36

Банкет булнистә дәвам иткән инде алайса.

Последние комментарии