Кытайда 7 кәрлә пар берьюлы өйләнешкән
Кытайда 7 пар катнашында кәрләләр туе узган. Яшь парлар, карап торышка, әле бала кебек кенә күренә. Ләкин аларның иң яшенә 21, ә иң өлкәненә 27 яшь.
Иң озын буйлы кияүнең буе 135 см булса, иң кыска кәләш 120 см буйга ия.
Өйләнешучеләрнең барысы да Кытай башкаласы Пекин циркы актерлары. Тыгыз графикта 7 туй үткәрергә вакыт табуы кыен булу сәбәпле, алар шулай күмәк туй уздырырга булганнар.
Комментарии