Кызының башка милләт егете белән очрашуына борчылучы анага психолог киңәше

«Туйлар.ру» сайты адресына түбәндәге эчтәлектәге хат килде. "Минем кызыма 22 тулды. Йөргән егете бар. Бер нәрсә борчый – сөйгәне башка милләт вәкиле. Моңа бик борчылам, чөнки нәселебездә бары тик татарлар арасында никахлашу гадәте бар. Миңа нишләргә? Киңәш бирегезче? Казаннан Әлфия апагыз". Әлеге сорау белән без даими киңәшчебез психолог Резеда Поповага мөрәҗәгать иттек.

  

- Резеда ханым, әни кешенең борчуын аңларга була кебек. Сез моңа карата нинди фикердә?

- Килешәсездер, нинди милләт вәкиле булмасын, кызлары берәр егет белән очрашып йөри башлау – ул ата-ана өчен үзе үк кайгыру чыганагы булып тора. Кем ул егет, ни өчен кызларын сайлаган, аның нияте нинди – андый һәм башка сораулар бик күп булырга мөмкин.

- Өстәвенә әле егете дә татар булмаса яшьләрнең мөнәсәбәте бөтенләй зур проблемага әверелергә мөмкин. Ана кешегә нинди киңәш бирерсез?

- Дөрес, үз милләтеңдәге кеше белән аралашу ниндидер охшашлык, гореф-гадәтләрнең уртак булуы белән уңайлы дип күренә. Шул рәвешле бар кешегә дә тыныч һәм рәхәт кебек. Ләкин андый мөнәсәбәтләрдә дә еш кына проблемалар туа бит. Шуңа күрә, әйтик, булачак кияү үзбәк, яисә афро-американлы ди, хәзер Казанда бик күп милләт вәкилләрен очратып була, бу гаиләдәге тормыш фәкать ызгыш-талашлардан гына тормаска да мөмкин. Иң әвәл, Әлфия ханыма кызы белән утырып сөйләшергә кирәк. Ни өчен кызы ул кешене сайлаган, аның кайсы сыйфатларын ошаткан, аның милләтенең үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре белән танышмы, аларга нинди мөнәсәбәттә тора – менә шушы сорауларга бергәләп ачыклык кертергә тырышсыннар.

- Ягъни анна кешегә кызын егете белән аерырга түгел, ә аңларга тырышырга кирәк?


- Әйе, бер үк “Үзең сайлагансың, рәхәтлән!”, - дигән сүзләр белән кызны битәрләмәгез. Аңа сердәшче, терәк булырга омтылыгыз. Сез бит әни кеше, кызыгызның иң якын кешесе булырга тиеш, аны аңларга тырышыгыз. Бәлки булачак киявегез рухи яктан бик бай кешедер, кызыгызны үлеп яратадыр, татарлар арасында кызыгыз андыйны бәлки очрата да алмас. Шуңа күрә бу мөнәсәбәтләргә киртә куймагыз.

- Ә бу аралашу туйга барып җитсә, туган-тумачаның моңа карата мөнәсәбәтен фаразлый аласызмы?

- Әлфия ханымның сүзләренчә, бу гаиләдә элек-электән бары тик татарлар белән никахлашу каралган, шуңа күрә катнаш никахка карата берникадәр аңлашылмаучанлык, гаепләү булырга мөмкин. Андый очракта, гадәттә, яшьләр ул туганнары белән элемтәләрне суыту ягын карый, читләшә. Кыз белән аралашу бөтенләй бетәргә мөмкин. Шундый күңелсез хәлләр булмасын өчен, кешегә ирек бирергә кирәк. Шуны аңлау мөһим: бу дөньяда һәркемнең үз тормышы, аны кеше үзе сайлый. Шул очракта гына бәхетле була ала.

- Бирсен Ходай! Резеда ханым, тәфсилле җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.06.2012 09:18:28

Тәрбия нинди - бала шундый. Татарларда элек-электән ата-ана сүзеннән чыкмау дигән нәрсә бар. Тәрбияле гаиләләрдә (син 30 да, 40 яшьтә булсаң да ата-ана өчен барыбер бала) бу әйбер кечкенәдән аңга салына. Инде тормышны күргән өлкәннәр үз балаларына дөрес юл күрсәтә белергә тиештер инде. Чит милләт, башка дин белән кушылган кешеләрнең бик сирәге генә тулы тыныч тормышта яшәгәнлекләренә күпме сөйләп торалар. Әни кеше ситуацияне аңлап,баланың киләчәге турында фикер йөртеп, төпле киңәшен бирергә тиеш. Әти кеше сүзен бер әйтсен - берәгәйле әйтсен.

19.06.2012 21:50:44

Дорес эйтэ психолог,Елама! Кеше иң беренче чиратта үз тормышы өчен җаваплы!

19.06.2012 15:34:51

/Шуңа күрә бу мөнәсәбәтләргә киртә куймагыз/
Менә шундый маңкорт-"психологлар" аркасында милләт инкыйразга таба бара да.

Последние комментарии