Ландыш Нигъмәтҗанова өч баласына да танылган маркалы кием генә ала

Татар эстрадасының популяр җырчысы, өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова "Интертат" сайты хәбәрчесенә киемнәрне ничек сайлап алуы турында сөйләгән.
"Тәҗрибәле әни буларак, бала киемнәрен күп җыймыйм, чөнки бала тиз үсә һәм кием кечерәеп кала. Шулай да бала киемнәре бик күп, күбесе тузарга да өлгермичә калып бара. Киемнең бәясенә карамыйм, аның сыйфаты һәм ошавы-ошамавына игътибар итәм. Күбесенчә Next, Mothercare, Zara кебек танылган маркалы кибетләрдән алабыз. Безнең кибетләрдән гомумән кием алмыйм, бу масаю яки тәкәбберләнү түгел. Минемчә, безнең кибетләрдә кечкенә үлчәмле бала киеме табу бик кыен. Ә интернеттан бөтенләй кием алганым юк", дигән Ландыш.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.05.2015 15:32:09

Бигрэк картайган жырчы,бала устеру картайта дыр инде.

Последние комментарии