Ландыш Нигъмәтҗанова нинди уңайдан ФОТОсессия ясаткан?

Эстраданың якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова төрле гаҗәеп образларда фотосессия ясады. Макияж, чәч, кием, стиль – барысы да Ландышның чибәрлеген тагын да ассызыклый. Җырчы нинди уңайдан фотосессия ясаткан икән?

 - 2012 елдан бирле фотосессия ясатканым булмады. Балалар, гаилә мәшәкате белән 4 ел сизелмичә дә үтеп киткән. Берсеннән-берсе төрле матур образлар тудырганнары өчен визажист Римма Саматова, чәчтараш Миләүшә һәм үз эшенең чын остасы булган фотограф Гөлназ Фәйзрахмановага эчтәлекле идеяләре, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу фотосессия яңа җыентык өчен башкарылды. Хәзерге вакытта җыентыкка җырлар туплау, аңа исем сайлау белән мәшгульмен. Монысы 7нче җыентыгым булачак, Алла теләсә, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ландыш Нигъмәтҗанова.

1

2

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии