Лариса Гузеева: "Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән"

Бер тапшыруда тануынча, Лариса беренче наркоман ире белән яшәгәндә аның кыйнауларыннан газап чиккән. “Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән. Әле дә ярый үтермәгән. Ул гантель белән чигәгә суккалап, күз алмаларым зураямы-юкмы, шуны карый иде. Шулай тукмап ләззәт ала иде”, — ди ул.
Актриса иреннән китәргә карар итә, ләкин алкоголизмга каршы көрәш моның белән генә тукталмый. Икенче ире актер Каха Толордава белән никахта да аның эчеп ала торган гадәте булган. Гузеева аракы шешәләрен яшереп куя һәм кеше күрмәгәндә алып йотып куярга гадәтләнә. Бу хакта ире белеп калып, эчәргә ярамаганлыгын исенә төшереп торган булган, дип яза Кызыл таң.
 
Лариса Гузеева үзенең элек алкогольгә бәйле булуы турында беренче кабат кына сөйләми. Бу проблема фәкать тәүге никахында — режиссер ассистенты Илья белән яшәгәндә барлыкка килә. Һәм, билгеле булуынча, проблема шулкадәр мәкерле ки, ул бу иреннән киткәч тә аңа ияреп йөри.
 
“Эчмәгез, эчә дә башламагыз. Бер күнегеп китсәң, ташлавы бик авыр”, дигән киңәш бирә актриса яшьләргә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии