Лайк ул – савап. Ни өчен блогерлар һәрвакыт лайк куюны сорый?

“Миңа лайк куегыз!”, “Сездән – лайк!” – бу сүзләр безне “Вконтакте”да да, “Фейсбук”та да, “Инстаграм”да да сагалый. Нәрсәгә кирәк соң ул лайк? Ник автор һаман бездән лайк сорый? Ул аңа нәрсә бирә? “Туйлар.ру” белеште.
Беренче аңлатма: техник як
Билгеле булганча, күп кенә социаль челтәрләрнең лентага яңалыкларны чыгару системасы, алгоритмы бар. Әгәр блогта активлык юк икән, сезнең пост бик әз кешегә күрсәтелә. Нәрсә соң ул “активлык”? Бу очракта активлык ул  язманы караулар, аны саклаулар, комментарий калдыру, лайк кую. Лайклар юк икән - яңалык лентада күрсәтелми яки бик аз кешегә күрсәтелә. 
 
Икенче аңлатма: тышкы факторлар
Блог популярмы? Моны ничек белергә? Интернетта теләсә-кайсы татар блогерын табарга һәм аның аудиториясенең активлыгын белергә мөмкин. Моның өчен махсус ресурслар, программалар, техник чаралар да бар. Әмма алар булмаган очракта да күрәбез: лайклар, комментарийлар күп икән, димәк, блог актив, блог “тере”. Кайвакыт кешегә язылучылар саны бик күп була, ә лайклар бик әз. Бу очракта бу язылучылар ялган түгел микән, дигән шик туа. Мондый ялган аккаунтларны “бот”лар диләр. Аларны роботлар тудыра, эшләтә. Реклама бирүчеләр өчен блогның актив һәм тере булуы мөһим. Лайклар – блогның тере булуының бер күрсәткече.
 
Өченче аңлатма: хис-тойгылар
Кайбер блогерлар фотоларын аяк өсте генә ясый. Ә кайберәүләр тырышыпмы-тырыша, бер фотосессияне эшләү бик озакка сузылырга һәм кыймммәткә төшәргә мөмкин. Ничек кенә булмасын, һәр кеше үзенә мактау көтә. Күпләр постны элүгә кемнәр лайк куйганын, ничә кеше мактаганын санап утыра. Лайк ул – безнең эшебезне хуплаучы тәмле кәнфит. Әгәр дустыгызның, танышыгызның посты ошады икән – лайк куегыз, жәлләмәгез. Лайк – ул рәхмәт әйтү. Лайк – ул савап! Бу язмага да лайк куегыз, жәлләмәгез ))
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии