Легендар җырчы Әлфия Авзалованың ТОРМЫШ ЮЛЫ

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Сабый чагыннан ятим калып, сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, тормышның ачысын-төчесен татып, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган шәхесләрнең берсе ул.
Табигатьтән бирелгән көчле моңлы тавышы һәм тырышлыгы аңа профессиональ җырчы, халыкның яраткан башкаручысы булып ирешергә ярдәм итә.
 
Авзалова – 50 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләп, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән бөек сәнгатькәребез. 1951 елда Казанга килеп, Татар дәүләт филармониясенең Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист булып урнаша. Эшләвенең беренче көннәреннән үк моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулый.
 
 
 
Берничә елдан соң филармониясенең эстрада бүлегендә «Казан утлары» инструменталь ансамбле оештырып, үз иҗат коллективы белән эшли башлый.
 
 
 
1966 елны аны Мәскәүгә дөнья халыклары җырларын башкарырга өйрәнү өчен җибәрәләр һәм ул Мәскәүдә СССРның халык артисты, бөтен дөньяга танылган данлыклы Ирма Яунземда белем ала. Аннан кайткач ул репертуарын чит ил җырлары белән баета, дөнья халыклары җырларын туплаган яңа концерт программалары әзерләп, тамашачыларга җиткерә. Корея, кытай, гарәп, һинд, индонезия, фарсы һәм башка халыклар җырларын пропагандалаганы өчен артистка Тынычлыкны яклау буенча Совет комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул, шулай ук, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт җырларын башкара һәм тыңлаучылар күңелендә онытылмас эз калдыра. Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында җырчы Татарстан, Башкортостан һәм Себер нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре каршында концертлар куя, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә – Кытайда, Чехословакиядә, Венгриядә гастрольләрдә була.
 
 
 
Милли, рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңе, үзәкләргә үтә торган моңы белән җиткергәнгә, берничә буын тамашачылары аны, яратып, «Моң патшабикәсе», дип олылады. Ә.Авзалова татар халык җырларын зур осталык белән, кабатланмаслык итеп башкарды. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Бу асыл җырчыбызның репертуары искиткеч зур һәм күпкырлы иде – 500дән күбрәк әсәр тәшкил итте. Халкыбызның борынгы җырларын, бигрәк тә беркайчан да картаймый торган «Зөләйха», «Шахта», «Гөлҗамал», «Казан сөлгесе», Солтан Габәшинең «Кәккүк» романсы һәм башка бик күп кенә көйләрне үзенә генә хас күңелгә ятышлы моң-бизәкләр кушып башкарды. Шулай ук мәшһүр композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов әсәрләрен беренче булып тамашачыга җиткерүдә дә зур хезмәт куйды ул. Әлфия Авзалова катнашындагы концертлар һәрчак зур уңыш белән узды. «Туган туфрак» һәм «Бер шатланам, бер бер моңланам» исемле концерт программалары өчен ул Татарастанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
 
 
 
Әлфия Авзалова һәр җырын йөрәге аша үткәреп, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп башкаруы белән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче миллионлаган татар өчен легендар җырчыга әверелә.
 
 Бүләкләре:

- Почетная грамота Советского комитета защиты мира за активную деятельность по укреплению мира между народами (июнь 1960 года)

- Почетная грамота Президиума Верховного Совета ТАССР за активное участие в подготовке и проведении декады Татарского искусства и литературы в г.Москве (1957 г.)

- Почетное звание «Заслуженный артист ТАССР» (1962 г.)

- Почетное звание «Народный артист ТАССР» (1970 г.)

- Орден Трудового Красного Знамени (1976 г.)

- Почетное звание «Заслуженный артист РСФСР» (1983 г.)

- Орден Трудового Красного Знамени (1987 г.)

- Лауреат Государственной премии РТ им. Г. Тукая (1992 г.)

- Почетная грамота РТ за большой вклад в развитие татарского музыкального искусства (1994 г.)

- Орден «За заслуги перед Республикой Татарстан» (2008 г.)

- Благодарность Президента РТ (2013 г.)
 
Бу дәрәҗәдәге зур шәхеснең, үзенең моңлы җырлары белән халык мәхәббәтенә әверелгән легендар җырчының китүе татар милләте өчен зур югалту.
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии