Ленар Яшен машина алган

Күптән түгел 21 яшьлек туган көнен билгеләп үткән Ленар Яшен үзенә бүләк ясап машина алган. Маркасын белсәк тә, нинди модель икәнен әйтергә, машинаның фотосын күрсәтергә теләмәде. "Күз тиюдән куркам, аннан соң кайбер артистларның машиналары белән килеп чыккан күңелсез хәлләр дә күңелгә шом сала", – ди Ленар.

 – Машина алу теләге 2-3 ай элек кенә барлыкка килде. Элек кирәксенмәдем, ә барасы җиргә әнинең машинасы белән йөри идем. Машина йөртү тәҗрибәм – 3 ел. Төрле чараларга чакыру-тәкъдимнәр еш килә башлагач, тимер ат алырга кирәклеген аңладым. Күңелгә ошаган машинаны сайлап алу кыен икән, хәтта төн йокыларым качты. Нәтиҗәдә Mitsubishi (Мицубиси) маркасына тукталдым. Аны алганның икенче көнендә үк Башкортстанда үткәрелгән чарада катнашырга киттем. Шулай итеп, хәзер чакырган һәр җиргә рәхәтләнеп бара алам. Укуны да тәмамлагач, баш-аягым белән иҗатка чумдым, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии