Ләйлә Дәүләтова: «Гүзәл затлар иркәләнеп, сөелеп яшәргә тиеш»

Россиялеләрнең яртысы, ир-атларга караганда, хатын-­кызларга яшәү авыррак, дип саный. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды илнең 53 төбәгендә 104 торак пункт­та 1500 респондент арасында сораштыру үткәргән. Россия­дә ир-атларга яшәү авыррак дип белдерүчеләр 9 процент кына булган.

Респондентларның 35 проценты «Россиядә хатын-кызларга һәм ир-атларга яшәү авырлыгы бертигез» дигән фикердә. Ә 48 проценты «хатын-кызларга яшәү авыррак» дигән фикердә тора. Алар моны өй мәшәкатьләре һәм балалар тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә күбрәк төшүе (18 процент), гаилә өчен җаваплылык булуы (9 процент), эш табу кыенлыгы (7 процент) белән аңлата. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Метроэлектротранс» коллективы хатын-кызлары белән очрашуда: «Эштән кала, сезнең башка мәшәкатьләрегез, гаилә, ирләрегез, балаларыгыз бар, әмма сез барысына да өлгерәсез. Минемчә, кайдадыр нәрсәдер килеп чыкмый икән, бу эшне хатын-кызга тапшырырга кирәк. Әгәр дә ул да булдыра алмаса, димәк, бу эшләрлек эш түгел», – дигән иде.

Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:
– Миңа калса, ир-ат булу авыррак. Аның өстендә акча эшләү, гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы тора. Гаиләсе өчен ул – җаваплы кеше. Ә хатын-кыз өстендә – өй эшләре, бала тәрбияләү. Бу – күпкә рәхәтрәк, кызыграк вазифа. Шуны тоеп яшәгән хатын-кыз бәхетле дә инде. Күп кенә хатын-кызлар карьера артыннан куа, ирләренә баш булырга омтыла, менә шундыйлар аннары, хатын-кызга авыр­рак, дип зарлана. Гүзәл затлар иркәләнеп, сөелеп яшәргә тиеш ләбаса.

Камил Кәримов, язучы:
– Безнең илдә хатын-кызга яшәү чынлап та авыррак. Бу беренче чиратта эш табуда чагыла. Алар бөтен җиргә дә эшкә урнаша алмый. Кыскартылуга эләккән кешеләр арасында эш таба алмыйча интегүчеләр, нигездә, хатын-кызлар. Ир-атлар ачка үлмәс өчен, гаиләсен акчасыз калдырмас өчен, теләсә кая эшкә урнаша ала. Физик чыдамлылык таләп ителгән эштә, хатын-кызлар никадәр сабыр, түзем булса да, ирләр генә эшли ала.

Илдар Кыямов, «ТНВ» алып баручысы:
– Бу дөньяда беркемгә дә яшәү җиңел түгел. Статистика буенча бездә хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк. Бер иргә ун хатын-кыз туры килә, диләр. Шаккаткыч: чибәр, мөлаем кызлар күп, ә ирләре юк. Андыйлар дөньяны үзләре генә алып бара, машинасын да йөртә, күп акчалы эшкә дә урнаша. Ялгызлары бала да үстерә. Көне-төне чабалар, дөнья куалар. Ничек итеп аларга яшәү ансат дип әйтеп була инде монда?

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии