Ләйсән Дусаева кияүгә чыккан??? (ФОТО)

Күпләр социаль челтәрдә танылган телевидение йолдызы Ләйсән Дусаеваның туй күлмәге киеп төшкән фотосын күреп, олы тормышка аяк басуы белән котлаган. Әмма иртәрәк икән әле...

Бу фото исә шушы көннәрдә Казанда “Корбан-роман” кинофильмын төшергәндә ясалган. Ләйсән бу фильмда төп рольләрнең берсен башкара. “Кияү” ролен исә Санкт-Петербург актеры Эрнест Тимерханов уйнаган. “Туйны” беренче көнне Кремль метро станциясе янында, Бауман урамында төшергәннәр. Икенче көнне исә Ләйсән туй күлмәгеннән Казансу елгасы буенда йөгереп йөргән. Бу күренешләр әлбәттә халык тарафыннан игътибарсыз калмаган. Кино төшерү мизгелләрен сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии