Ләйсән Дусаева кошелегын тапкан кешене акчалата бүләк көтә

“Кошелегымны кайтарыгыз, - ди ул, - Акчасыз булса да”. Югалганны табып бирүчегә телевидение йолдызы акчалата әҗер (вознаграждение) вәгъдә итә. Күпме икәнен әйтми үзе. Инде полициягә гариза да язган.

Борчылыр урын бар, чөнки банк карточкасы белән юньсезләр инде файдаланырга да өлгергәннәр. Төгәл вакыты да бар: 17.40 һәм 18.18. Ләйсән бу турыда смс алган, күрәсең. “Кошелекта шәхси әйберләрем күп иде, чит кеше кулына минем бер кыйпылчыгым эләккән кебек”, - дип борчыла Дусаева. Кайда югалтканын да белми. Сумкасында булган һәм юкка чыккан! Кәгазь акчасы күп булмаган үзе.

Күрсәгез, табырга ярдәм итегез!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.09.2012 17:32:44

сомнительный пиар.

Последние комментарии