Ләйсән Гыймаева "таксист" булып йөргән (ФОТО)

22 март көнне Халыкара такси хезмәткәрләре көнен билгеләп уздылар. Бу уңайдан җырчы Ләйсән Гыймаева үзен такси йөртүчесе ролендә сынады, Казан урамнары буйлап таксида руль артында йөрде. Яңа һөнәре Ләйсәнгә ошаганмы? Хис-кичерешләре турында җырчының үзеннән сораштык.

?– Радио оештырган проектта катнаштым. Дөресен генә әйткәндә, таксида эшли алмас идем, кешегә яраклашып көне-төне руль артында йөрү – минемчә, бик җаваплы эш. Шулай да миңа утырган радиотыңлаучы ачык күңелле, аралашучан, шулай ук минем иҗатымны ярата торган кеше булды, шуңа күрә вакытны күңелле уздырдык, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Гыймаева.

"Кайчан барып җитәрмен дә, тизрәк кайтып китәрмен, дигән уй белән йөрдем. Беренчедән, минем машинам түгел, икенчедән, бик белеп бетермәгән маршрут (Компрессорныйдан Челюскин урамына кадәр) булды", – ди машина йөртү тәҗрибәсе 10 елдан артык булган җырчы. Әлеге проектта Ләйсән Гыймаевадан тыш, Илназ Баһ, Илназ Гарипов, Айрат Ильясов та катнашты.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии