Ләйсән Рафикова права алган

Шушы көннәрдә яшь җырчы Ләйсән Рафикова автомобиль йөртүчеләр рәтенә кергән, ул машина йөртү таныклыгы алган.

“Теорияне бирәсе бер дә авыр булмады, ә менә вождениены биргәндә дулкынландым, борчылдым. Әмма барыбер, беренче тапкырда ук бирә алдым”,- ди куанычы эченә сыймаган җырчы кыз. Хәзер ул бик матур чия төсендәге ауди машинасы хакында хыяллана. “Ауди әлегә хыялда гына. Хәзер, беренче вакытка, тәҗрибә туплар өчен, бераз гадирәк машина алырга булыр инде. Аннары, курыкмыйча җилдерә башлагач, Ауди да булыр, Алла боерса”, дигән җырчы "TMTV" каналына.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.08.2013 22:11:21

О,бу яшь жырчынын жырларын яратып тынлыйм,узенэ бер моны бар.жырчы булып машина алырга йоримени дисез,бэлки берэр башка акчалы эштэ эшлидер, яки семьясынын акчасы бардыр,каян белеп бетерэсен ди. Ничек кенэ булсада хыялы чынга ашсын!Молодец!Алдада унышлар телим!

19.08.2013 19:46:01

улэрсен, колеп!

17.08.2013 23:56:42

Мина сезнен ижатыгыз бик тэ ошый,унышлар телим сезгэ!!!

17.08.2013 15:18:17

Җырлап яңа машинага акча тупларга уйлыйсыңмы инде? Врятли... Хәзер җыручылар - море! Халыкның 80 проценты җырлый, шуның 60 проценты "мин булдырам" дип сәхнәгә үрмәли, 50 проценты знаменитый әртис булам дип зур сәхнәгә чыгарга чират тора, 40 проценты үзен гениальный җырчы дип уйлап йөри.
Яшь җырчы бүген сәхнәдә чыгыш ясап берничек тә машинага акча туплый алмый. Аңа киресенчә үзенә бик күп нәрсә өчен түләргә кирәк: фонограмма эшләтергә, сәхнә киеме өчен, аппратура (үзең концертлар белән йөрим дисәң), аренда,рекламага, башка пиар-акцияләргә һ.б.һ.б.....(клип төшерү хәзер күпмегә төшәдер). Шуңа күрә бай, "йонлы куллы" абзаң булмаса, йөрисе дә юк. Кәнишне, җырларга яратасың икән, үзең өчен яки авыл клубында җырла , бер кем бер сүз әйтми . Ләкин сәхнәдә "ләй-ләй-ләй" дип итәм дә - машиналы булам дип хыяллануны баштан чыгарып атарга кирәк. Яшьләр, алданмагыз, лутчы табыгыз үзегезгә нормальный эш урыны. Бөтен кеше дә Артист булып бетә алмый!
Хотя... "Нәкъ менә мин шул Артист булам да инде" дип теге 50 процент үзе турыда уйлый да, сәхнәне атаковать итүне дәвам итә...

16.08.2013 20:02:24

Туйдырды бу яшь жырчылар,2 нотага мырлаучылар

Последние комментарии