Ләйсән Сөнәгәтовага ире машина бүләк иткән! (ФОТО)

5 июль көнне эстраданың талантлы җырчысы Ләйсән Сөнәгәтованың туган көне булды. Ураза гаетенә туры килгәнгә, туган көнне гаилә белән генә билгеләп үткәннәр. Ә инде 6 һәм 7 июль көнне Ләйсәнне барлык туганнары, дуслары котлаган. Иң зур бүләкне тормыш иптәше, "Эссе" төркеме солисты Айрат Ильясов ясаган: Ләйсәнгә машина бүләк иткән!

 – 2010 елдан бирле рульдә. Моңа кадәр Мazda 3 машинасында йөрдем. Туган көнемә Айрат Volkswagen Polo машинасын бүләк итте. Бик сөендем, шатландым. Машинаны сатканнан соң, бер атна җәяү йөрергә туры килгән иде. Балалар белән бигрәк тә кыен булды. Бер ияләнгәч, җәяүлегә күчү авыр икән. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын! – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Сөнәгәтова.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии