Ләйсән Таишева сөйгәне туры эфирда тәкъдим ясагач, хисләре белән уртаклашты (ВИДЕО)

"Татар радиосы"ның "Уян татар! 7:00 агентлары" тапшыруы алып баручысы Ләйсән Таишевага сөйгән егете туры эфирда студиягә кереп тәкъдим ясаган! Ул Ләйсәнгә зур чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк иткән.

"Минем өчен бу чын мәгънәсендә көтелмәгән хәл булды. Егетем әлеге адымга 1-2 ай алдан әзерләнгән, радиода эшләүче хезмәттәшләрем белән сөйләшкән, киңәшләшкән. Мин генә берни дә белмәдем. Башта ул радиога шалтыратып, миңа матур сүзләр әйтте, мәхәббәтен аңлатты. Аннан соң туры эфир вакытында студиягә кереп тәкъдим ясады. Әлбәттә, "риза" дидем! Студиядә утырган Айваз, Булат, Әбри, Ильяс бу күренешне видеога төшереп, радио тыңлаучыларга комментарий биреп утырды. Без ике елга якын очрашып йөрибез. Танышуыбыз кызык кына булды. Яшьләр үзәгендә дусларым белән йөргәндә урамда таныштык. Гомеремдә дә алай танышып буладыр дип уйламадым, гадәттә уртак дуслар аша танышалар бит. Саша – иҗаттан ерак кеше, бик төпле, акыллы", – дип белдергән Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Таишева. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии