Лилиана Ирназарова: "Өч бала әнисе булу - минем хыялым" (ИНТЕРВЬЮ)

Тавышы, моңы булган һәркайсысы олы сәхнәнең йолдызы булырга хыяллана. Тырышсаң, хыяллар, әлбәттә, тормышка аша. Моңа, бәлки, дистәләгән еллар кирәк булыр, әмма ни дисәң дә теләгәнеңә ирешеп була. Ә Лилиана Ирназарова сәхнәгә аяк басканда, шоу-бизнесның нәрсә икәнен аңламый да кала, чөнки “Айдар” студиясендә эшли башлаганда, ул бары тик мәктәп укучысы гына була.


- Синең исемең үзенчәлекле: Лилия дә, Лиана гына да түгел.

- Әйе. Әти белән әни нинди исем кушарга белми, озак уйлашканнар. Лилиялә тукталсак, “Лилия Римовна” яңгырашсыз дигәннәр дә, “койрык” өстәп, Лилиана дип кушканнар.

 - Лилиана, синең иҗат юлыңны Айдар Галимовның төркемендә башлавың тамашачыга яхшы таныш, дип уйлыйм.

- 2005 елны Уфада “Барс-Медиа” компаниясе Айдар Галимовның студиясендә кастинг оештырды. Мин ул вакытта мәктәптә генә укый идем һәм вокал буенча укытучым мине бу бәйгегә алып килде. Җырымны уңышлы башкарып чыктым, Барслар мине “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашуымны игълан итте. Жюрида “Айдар” студиясе директоры Венер Хәниф улы да бар иде. Ул Айдар Гани улына минем хакта әйткән һәм, кастинг ахрында алар мине кабат җырлатып, эшкә чакырдылар. Шулай итеп, берьюлы ике куянны тоттым.

Шул ук елны декабрь аенда “Татар җыры”нда катнаштым, Айдар Галимов белән дуэт буларак та чыгыш ясадык.

“Айдар”да мин 2 программа, ягъни 4 ел эшләдем. Ул еллар минем өчен тормыш мәктәбе булды. Коллективта минем кушаматым “бәләкәч” иде. Бәләкәй булсам да, шуклыкта мине берсе дә уздыра алмады.

 – Ни өчен студиядән китергә булдың?

– Казанга укырга керү сәбәпле, бу эшемнән китергә туры килде. 

 - Халык җырчысының кайсы сыйфатларын үзең өчен үрнәк дип саныйсың?

- Айдар Гани улының тыйнаклыгы мине һәрчак сокландыра. Мин аны бик хөрмәт итәм, “икенче әтием” дип атыйм. Кастинг көнне миңа игътибар һәм вакыт бүлгәне өчен аңа рәхмәтлемен. “Айдар” студиясенә эшкә килгәндә, миңа нибары 14 кенә яшь иде. Үсмер баланы төркемгә алу өчен зур җаваплылык кирәк, ә ул бер дә куркып тормады. Бергә эшләү дәверендә миңа бик күп киңәшләр бирде, мин аларны бүген дә күңелемдә хәзинәдәй саклыйм.

Айдар Гани улының әтием белән бер урамда үскәне ачыкланды. Бала чагында әтием һәр җәйне Кәркәледә яшәүче абыйсында уздырган. Шуңа да Айдар абый белән аларның уртак танышлары, дуслары бик күп.

- Интернеттагы социаль челтәрләрдән синең кияүдә икәнеңне беләбез...

- Әйе. Әмма тормышка чыгу минем уемда да юк иде. Ул вакытта Мәскәү, ГИТИС дип хыялланып йөрдем...

Булачак тормыш иптәшем Азат белән нәкъ «Айдар” студиясендә эшләгәндә таныштым. Гастрольләр белән туган ягым Дүртөйлегә кайттык. Минем кулымда чакыру кагәзе күреп, бер яшь егет миннән аны сатып алмакчы булды. Сатуда билетлар беткән булган, ә егеттә тамаша карау теләге көчле иде. Мин аны залга алып кереп утырттым. Акча алмагач, «Ничек рәхмәт әйтим соң?» - ди. «Концерттан соң, яныма килеп, ошадымы-юкмы икәнен әйтерсез», - дидем. Килде, сөйләшеп киттек, очраша башладык. Бер уйламаган җирдән ялкынлы мәхәббәт кабынып та китте.

Ул ачык йөзле, акыллы кеше. Һәркем белән уртак тел таба белә, аның белән беркайчан да күңелсез булмый.

 - Сиңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган көн хәтереңдәме?

- Мин Нефтекама шәһәренә концерт буенча туган мәсьәләләрне хәл итәргә дип киткән идем. Азат шалтырата: “Бер нәрсә дә әйтә алмыйм, тиз генә Дүртөйлегә кайт”, - ди. Борчылып беттем, тиз генә автобуска утырдым. Кайткан идем, ул: “Тиз генә әйберләреңне җый, Казанга барабыз”, - ди. Машина белән Дүртөйледән чыгып киттек. Казан дигәне Төркия булды. Бер уйламаган җирдән, 4 сәгатьтән кояш астында кызынып ята идем. Мин бу сәфәрнең сәбәбен һич аңламыйм, ял итәргә килгәнбез дип уйлыйм. Берничә көннән ул диңгез буенда кичке аш оештырып, шәмнәр яктысында миңа тәкъдим ясады. Мин моны, әлбәттә, көтмәгән идем. Хисләндем, күңелем тулды. Бу мизгелләрдә аңлатып бирә алмаслык хис-тойгылар кичердем.

 - Мәхәббәт җимешегез дә бар.

- Әйе, Назар исемле улыбыз үсә. Бүген аңа яшь тә җиде ай. Исемен минем фамилиядән алдык. Бик күп исемнәр уйлашкан идек, әмма нәкъ Назарда тукталдык. Ата-бабаларым да шул исемне йөрткән дигән фаразлар бар.

 - Ир-ат, гадәттә, улы тууын тели, ә син кыз көткәнсеңдер?

- Юк, ничектер малай икәнендә иманым камил булды. Йөрәк астымда мәхәббәт җимешебез яралуын белгән көннән үк нарасыем белән “улым” дип сөйләшә башладым.

 - Тагын да ничә бала алып кайту турында уйлыйсыз?

- Икене. Өч бала әнисе булу – минем хыялым.

 - Сәхнә кешесе өчен декрет ялы бармы?

- Мин үзем ярты елга якын декретта булдым. Назарга 23 көн иде, сәхнәгә чыктым.

 - Каенанаң белән сүзгә килешкәнең бармы? Мөнәсәбәтләрегез нинди?

- Бик җылы. Якыннарым безнең дуслыкка хәтта көнләшеп тә карый. Каенанамның 3 килене бар, бөтенебез дә аны яратып торабыз. Ул безнең тормышка кысылмый, кирәк чагында үз киңәшләрен генә бирә ала. Кырык елдан артык мәктәптә чит телләр укытучысы булып эшләгән, кыскасы, акыл иясе.

- Син үзең кайсы җырчыларның иҗатына гашыйк?

- Алинә Шарипҗанованың тавышы ошый. Венера Ганиевага сокланмый мөмкин түгел. Айдар Галимов башкаруындагы халык җырларын бертуктаусыз тыңлый алам. Зәйнәп Фәрхетдинованың мелизматикасы үзенчәлекле. Санап китсәң, алар күп.

 - Лилиана, сиңа чын күңелдән бәхет-шатлыклар телибез! Сау-сәламәт балаңның кадерле әнисе булып, тормыш иптәшең белән татулыкта озын-озак гомер итәргә язсын, чөнки хатын-кыз бәхетенең мәгънәсе нәкъ шунда да инде.

- Теләкләрегез өчен рәхмәт! 

Зоя Солошина
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.04.2013 14:09:47

"Мин идем" дигэн жыры бик ошый

02.04.2013 21:53:53

Абау матур,куз тимэсен.

02.04.2013 16:15:05

"- Тагын да ничә бала алып кайту турында уйлыйсыз?

- Икене. Өч бала әнисе булу – минем хыялым." Сэнгэть ягында эшлэуче хатын кызга,икенен берсен сайларга кирэк.Я сэхнэ,я ойдэ утырып балалар табарга.Икесен бергэ эшлэп,баларны тере анасы вакытында,мэрхум ясау,ул.Башын белэн балалар урчет

02.04.2013 14:29:52

Лилиана Ирназарова: "Өч бала әнисе булу - минем хыялым"
Нинди тиз тормышка аша торган хыял!Тагын ике проба һәм хыял тормышка аша...Бәлки планканы югарырак -10 бала әнисенә кадәр алыргадыр..

Последние комментарии