Лилиана Ирназарова: «Үзләрен «йолдыз» санаучы җырчыларга психиатрга күренергә кирәк»

Лилиана Ирназарованың тормышын Интернет аша күзәтеп барсаң, шаккатасың: ул көндезен Казанда, кичен – Уфада, икенче бер карасаң – өйдә балалары белән мәш килә...

Әле җитмәсә ресторан бизнесын алып бара, Дүртөйледәге үз музыка студиясенең җитәкли, ялларда банкетлар белән мәш килә...

- Гаиләм белән Дүртөйледә яшибез. Безгә шулай уңайлырак. Чөнки, беренчедән, ирем дә, мин дә – төпчек балалар. Әти-әниләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Икенчедән, Дүртөйле – экологик яктан бик чиста урын, монда бернинди дә җитештерү предприятиеләре юк. Балаларны мондый мохиттә үстерү, миңа калса, иң яхшысы. Район җирендә яшәүнең бер кыенлыгын да тапмыйм. Яхшы машинам бар. Кая кирәк – тиз арада барып җитәм. Әти-әниләр янда булгач, балаларны да карашыр кеше бар. Няняларга карата фикерем тискәре. Баланы теләсә кемнән тәрбияләтәсем килми һәм чит кешегә ышанмыйм. Ирем белән икебез дә эштә булган очракта да, балалар игътибарга мәхрүм түгел. Бизнес белән дә шөгыльләнәбез, ә музыка – ул җан ризыгым, ансыз мин яши алмыйм.

-Үзеңне бәхетле хатын-кыз дип саныйсың инде?

-Әлбәттә! Яраткан, тугры ирем, исән-сау балаларым бар. Зур гаилә турында хыялланам. Киләчәктә берничә бәби дә алып кайту турында уйлыйм. Бар да Ходай кулында. Тик әлегә Назар белән Диарга бөтен булган вакытны бүлеп, бәхетле балачак бүләк итәсе килә. Күпмедер вакыт үткәннән соң, әлбәттә, гаиләбез тагын да тулыланачак.

-Бик мөлаем Лилиананы җәнҗал куптарырга да ярата, диләр бит әле...

-Әйтәләрдер, бу сер түгел. Югыйсә, мин дуслыкның нәрсә икәнен беләм, тугры кешемен. Ә эстрадада дуслыкның нәрсә икәнен күпләр аңламый. Бер-берсенең өстенә пычрак ыргытырга гына торалар. Әгәр дә мин үзем турында берәр гайбәт ишетсәм, кем аны таратып йөри, шундук аңа бәреп әйтәм. Халык артисты булсынмы, атказанганмы, миннән өлкәнме – барыбер. Турысын әйтәм һәм һәрвакыт дөреслек яклымын. Шуңа да соңгы арада минем хакта гайбәтләрнең саны кимеде. Минем тормыштан кер эзләүче кешеләр бик кызганыч. Ә аннары, хатын-кыз артист турында болай да күп имеш-мимеш йөри. Мәсәлән, ул кемнеңдер сөяркәсе дигән гайбәт әледән әле ишетелеп тора... Юк, дуслар, популярлык һәм акчаны бары тик үз тырышлыгың белән генә эшләп була. Моны бик җиңел эшләнә торган хезмәт дип уйлаучылар “сөяркә” исемен тага да. Ә инде үзләрен “Мин – йолдыз”, “Мин – җәмгыять каймагы” дип санаучы җырчыларга психиатрга күренергә киңәш итәр идем. “Инстаграм”ны ачсаң, һәр икенчесе шундый тәэсир кадыра. Моны күреп күңелләр болгана башлый хәтта...

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии