Лилия Биктимерова: «Минем белән яшәгән ир-атка Алла ярдәм бирсен»

Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова мәхәббәт тарихлары һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.
– 2000 елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип, филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Ул: «Минем төркемдә җырчылар әлегә җитәрлек», – дип, мине кире какты. Укытучым Фәрзәнә ханым, Фәдис янына барып: «Лилия бит синең төркемдә генә җырлыйм дип әйтә. Ул да синең кебек калын тавышлы, синең яклардан», – дигәч кенә, мине төркемгә алдылар. Соңыннан аның белән якыннан танышып китеп, очраша башладык. 2003 елдан бергә яшибез.
 
ЗАГСка бару бик кызык килеп чыкты. Президент безгә фатир бирергә дип кул куйды. Ә ул вакытта безнең никахыбыз законлы рәвештә теркәлмәгән иде. Шуның өчен барысы да ашыгыч булды. Өстебездә джинс кием, Мендельсон маршы уйный һәм без ЗАГС залына көлә-көлә керәбез.
 
Фәдис белән 15 ел гомер итәбез. Тормыш юлдашым итеп аны сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Ә менә ул бәлки үкенгәндер дә. Мин бит өйдәгеләргә бер дә тынгылык бирмим: кирәк икән – иртәнге алтыда уятам. Йокысы туйганмы-юкмы, сорап тормыйм. Гөлназ кызым миңа: «Әни, синең белән яшәгән ир-атка Алла ярдәм бирсен», – ди инде.
 
Фәдис – идеаль әти. Балалар өчен ничек үлеп тора. Аның янында үземне бик бәхетле хис итәм!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии