Лилия Хәйруллина икенче тапкыр әни булды!

9 октябрьдә көндезге сәгать 12дә җырчы Лилия Хәйруллинаның икенче сабые дөньяга килде. Баланың авырлыгы - 2960 кг, буе - 50 см. "Икебез дә исән-сау, Аллага шөкер. Иремнең тәкъдиме белән балага Мөнир дип исем кушабыз", – диде бәхетле әни.

Лилия 1,7 яшьлек улы Кәримгә иптәш алып кайтуына чиксез шат булуын белдерде. "Ике бала әнисе бәхетен татып карыйсым килә иде. Аллага шөкер, насыйп булды. Йөклелек чоры да яхшы узды", – дип белдергән Лилия "Интертат.ру" хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии