Лилия Муллагалиева өченче тапкыр әни булырга җыена!

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева быел җәй көне тормыш иптәше белән икәү генә Кырымга ял итәргә барган иде. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе шул: Лилия тиздән өченче тапкыр әни булачак! Бу яңалыкны җырчының балалары ничек кабул иткән икән?

 - Өченче бала алып кайту теләге бар идеме, әллә бу "сюрприз" булдымы?

- Планлаштырган идек.

- Бала үстерү - җиңел түгел, бәби караулар онытылгандыр инде?

- Ничек тиз онытылган булса, шулай тиз искә төшә ул. Әлбәттә, бераз курку хисе дә бар. Алла ярдәменнән ташламас, дип өметләнәм.

- Ләкләкне кайчан көтәсез?

- Апрель аенда, Алла теләсә.

- Лилия, баланың кем булуын теләр идең?

- Миңа кем булса да ярый. Иң мөһиме - исән-сау булсын! Гел күз алдына китереп йөрим.

Чыганак: Интертат.ру

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.12.2015 19:10:31

Яшь, матур хатынның өченчегә бала табуы бернинди дә зур яңалык була алмый... Лилия ханымның яраткан ирен тагы бер кат зур шатлыкка күмүе сокландыра гына... Сәламәт бала алып кайтып, бәхетле гаилә булып яшәсеннәр дигән теләк кенә телисе кала. Менә Хәмдүнә апа Тимергалиева яки Хәния Фәрхи алып кайтса бәбине - бөтен татар дөньясына зур сенсация булыр иде...

07.12.2015 11:48:07

Кырык яштэнсен бик рискованно инде ул бала табырга,гыйбрэтлэр куп

Последние комментарии