Люция Мусина яшь булып калу серләрен ачты

Күпләр җырчы Люция Мусина турында сүз чыкса, беренче чиратта аның ике бала анасы булып, ничек шулай яшь кызлар кебек зифа буйлы, нәфис булып кала алуына соклануын белдерә. Ә моның сере бик гади икән.

"Мин дә башкалар кебек үк: камыр ризыкларын да, баллыны да яратам. Тәтесә, тәмле йокыдан да баш тартмыйм. Әгәр тик ятсам, минем дә тазаруым бар. Көн-төш эш артыннан чабуым гына моңа юл куймый. Концертлар оештырасы, ике баланы мәктәпкә илтәсе, барып аласы, кибеткә йөгерәсе, ашарга әзерлисе, өйне тәртиптә тотасы... Хатын кыз эше бетәмени? Менә шушы күңелле мәшәкатьләр белән тазарырга юл куймыйм да инде", дип белдергән җырчы "Ирек мәйданы" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.04.2014 10:07:25

Шаккатырабыз,дип язганнардыр инде.Кайсы хатын-кыз ашарга пешермидер дэ,балаларын мэктэпкэ йортмидер,кибеткэ бармыйдыр(эле авылныкылар кебек жэяу фэлэн км.дан капчыклап кутэреп кайтмыйдыр)Авылда фермада эшлэсэктэ фигурабыз тьфу_тьфу,лэкин битлэребез генэ болай янып тормый,чонки безнен салоннарга,массажларга йорергэ вакытыбыз юк...Журналистларнын язар сузлэре юктан инде бу,ата казыгыз кукэй саламы,дилэр монын ише сузлэрне авылда...

07.04.2014 08:13:40

кайсы ягы яшь инде монын))аннанда яшрэк куренучелэр бар.

06.04.2014 12:04:24

Мин дэ шокер анын кебек куренэм. 40тан яна узган хатын очен,гадэти кыяфэт.
Чонки таза хатын-кыз ул 25 яштэ дэ,30 да да шундый була.

04.04.2014 22:41:52

Да ладно.Бар хатын-кыз да анын кебек йогерэ.Диетада утырадыр эле.

04.04.2014 14:27:32

Әйе, башка хатын-кызлар ул эшләрне эшләми дип уйлыйсыңдыр инде. Авыл хатын-кызлары күбрәк тә чаба әле. Синең физиологияң шундый инде, шуңа тазармыйсың, тик ашап кына ятсаң да тазармаячаксың.
Симез хатын-кызлар ялкау, пошмас булганга, балаларын-ирен карамыйча симереп беткәннәр инде алайса!

Последние комментарии