МакSим сәхнәгә кайтырга әзер

Казанда туып үскән җырчы кыз МакSимга (Марина Абросимовага) сәхнә исемен ишегалды малайлары табып биргән икән бит. Яшүсмер елларында каратэ секциясенә йөргән кызны малай-шалай, үз итеп, «Максим» дип кенә йөртә торган булган.

 Бәлки кыз аны абыйсы Максим исеменнән яки әнисенең Максимова фамилиясеннән дә алгандыр. Әмма беренче фараз кызыграк.

Шигырьләрне мәктәптә укыган елларында ук яза башлаган ул. Дәрес вакытында, укытучының кисәтүләрен колагына элеп тә бирмичә, иптәш кызы белән записка язышканда, очраклы рәвештә генә ике юлны рифмалаштырып куймасынмы! Шуннан китә инде... Гадәттә укучылар мондый шуклыклары өчен «икеле» эләктерәләр, МакSим исә профессиясен «каптыра». Шигырьләр язу белән чынлап мавыгып киткән кыз параллель рәвештә җыр бәйгеләрендә дә катнаша башлый. «Мәктәпкә бармый калуның бик шәп юлы иде бу», – ди җырчы үзе әлеге бәйгеләр хакында.
Беренче профессиональ контрактны 14 яшендә үк төзи ул. Продюсер аны «конкурстан урлап», яшь кыздан йолдыз ясау эшенә керешә. «Мин бөтенләй җырчы булырга җыенмаган да идем. Әти-әнинең мине юрист итәсе килде, мин дә каршы түгел идем: юрист – дәрәҗәле профессия», – ди МакSим. Егетеннән качып Мәскәүгә киткән кызның хәзерге акылы ул вакыттагы гамәлләрен аклый. «Мәскәүгә килгәнче башта провинциядә уңышка ирешергә кирәк диюләре белән килешмим. Бар да юкка – Мәскәүдә барысын да барыбер яңадан башларга туры килгән булыр иде», – ди ул.
2009 елның 8 мартында кызы Саша туды җырчының. Шуннан соң гына кызының әтисенә кияүгә чыккан булса да, гаилә көймәләре бик тиз сайга утырды аларның. МакSим аерылышырга карар кылды. Ә кызын исә үлеп ярата.
 2012 ел яшь җырчының музыкаль карьерасында тынлык чоры булган иде. Хәзер исә ул, «Ты говоришь» дип аталган яңа композиция әзерләп, сафка яңадан кайтырга җыена.
                                                                                                                                                                                                                                                    "Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.11.2013 01:09:08

иии
шыттырып та карыйсыз инде

Яшүсмер елларында каратэ секциясенә йөргән кызны малай-шалай, үз итеп, «Максим» дип кенә йөртә торган булган.

продюсеры табып бирде аны исемне, бу историяне дэ ул уйлап тапты
бу жырчынын туганнары казанда, аларны табу авыр тугел, хотя бы шулар белен очрашып сойлешеп карагыз инде.

Последние комментарии