Марат Бәшәров Мәскәү йолдызларына түбәтәй кидерткән (ФОТО)

Беренче каналдан баручы “Ледниковый период” исемле шоу хәзер бик популяр. Анда йолдызлар тимераякта төрле биюләр башкаралар. Узган атнада катнашучылар халык биюләре төрендә көч сынашты. Марат Бәшәров исә жюри әгъзаларының берсе иде.
Ул татар камзулын һәм түбәтәен киеп килде.  Татар егете аеруча яхшы биючеләргә түбәтәен бозга ташлады. Йолдызлар арасында аны күтәреп, горурланып киючеләр дә булды.  Камералар алдында беренче булып түбәтәйне популяр алып баручы Юлия Зимина киеп карады.  Артем Михалков, Владимир Яглыч, Гедиминас Тарандалар да ул көнне татар милли баш киеменең никадәр матур булуына инандылар.  
 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.12.2013 19:10:14

Тик, безнең милләттә баш киемен, бигерәктә кәләпүшне атып бәрү, ташлау матур күренеш түгел.Моны бик күпләр хупламый.

Последние комментарии