Марат Кәбиров Илфак Шиһапов турында ШИГЫРЬ язган

5 апрельдә Илфак Шиһаповка 50 яшь туласы иде. Илфак киткәнгә 30 майда бер ел була... Кем өчендер ул җырлар авторы, икенчеләр өчен журналист, иң якын сердәшче, тарихчы, сәхнәдәш. Аны күбрәк белгән саен, хәйран каласың. Марат Кәбиров язганча, юклыгына ышанасы килми...

 

 

 

 

 

И.Ш-ка

Син юклыкка ышанасым килми,
Ышанасым килә син барлыкка.
Кемнәр кайда яшиләрдер – белмим...
Мин яшимен синле чынбарлыкта.

Мин укыймын синең әсәрләрне...
Үзе гади, үзе бөек алар...
Ә үзләре шундый ягымлылар –
Үзем язган кебек тоелалар.

Син татарга яңа җырлар бирдең...
Яңа баскыч инде... яңа канат...
Татар күтәрелде... Үзең бик үк
күтәрелмәдең дә аңа карап.
 
Күтәрелмәүләрең гаҗәп түгел,
Җиңел түгел бит ул – беренчелек.
Кадергә иң мохтаҗ чакларында
Беренченең кадерен белүче юк.

Ә берни дә өмет итмәдең син...
Ни көткәнен алдан белгән сыман.
Бу дөньяга алыр өчен түгел,
Бирер өчен генә килгән сыман...

Кирәгеңне биреп торсалар да
Биреп киттең син дә кирәкләрен...
Канагандыр инде канатларың...
И талгандыр инде йөрәкләрең...

Син бу җиргә җыр калдырып киттең...
Көләрлек тә җырың, еларлык та...
Синең чынбарлыкта яшибез без..
Син генә юк шушы чынбарлыкта.
 
Чыганак: shahrikazan

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии