Мария Киселева әкият дөньясына дәшә (ФОТО)

Казанның Су спорты төрләре сараенда быел кабат Мария Киселёва үзенчәлекле тамаша тәкъдим итә. Өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселёваның «Зазеркалье» дип аталган программасы 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Тамашачыда зур кызыксыну уятырга өлгергән әлеге чараларга инде 12 мең билет сатылган.

Казанның Су спорты төрләре сараенда узачак «Зазеркалье» – гаилә белән карау өчен куелган проект. Анда борынгы көзге аша «баштүбән әйләнгән дөньяга» барып кергән нәни кызчык Аняның тарихы бәян ителә. Вакыйгалар суда, сәхнәдә һәм һавада бара. Тамашага килүчеләрне синхрон йөзү осталары, флайбордта баш әйләнгеч трюклар, югарыдан суга сикерү, һава гимнастларының чыгышлары таң калдырачак, дип хәбәр итә программаны оештыручылар.

Фантастик декорация, спецэффектлар барысы да кунакларның күңелен җәлеп итәр өчен эшләнелгән. Баш геройлар безгә якын таныш тавышлар белән аралаша. Аларны танылган кино һәм телевидение йолдызлары – Гарик Сукачев, Оскар Кучер һәм Татьяна Лазарева башкара
 
Мәгълүм булганча, Мария Киселёва менә инде ун елдан артык суда үзенчәлекле тамашалар оештыруы белән дан казанган. «Русалочка и сокровища пиратов», «Русалочка и тайна волшебной звезды», «Зазеркалье», «Страна снов» - болар һәм башка проектларны Мәскәү, Санкт-Петербургның 1 миллионнан артык кешесе тамаша кылырга өлгергән.
 
Казан үзенең спорт корылмалары белән Россиядә дан тоткан шәһәр булып санала. Олимпия уеннары чемпионының безнең калада тамашалары 2013 елдан бирле зур уңыш белән бара.
 
Үзенчәлекле «Зазеркалье» программасы - кышкы ялларыгызны тагы да ямьләндереп, сезне һәм балаларыгызны чын әкият дөньясына дәшә.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
Чыганак: Интертат.ру

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии