Марска бөтенләйгә очачак кызның әнисе Татарстанда яши

Mars One проектын оештыручылар бөтенләйгә Марс планетасына күчәргә җыенучы 100 кешенең исемлеген халыкка чыгарды.
Шулар арасында 27 яшьлек географ Оксана Дмитриева да бар. Аның әнисе Чаллы шәһәрендә яши. Оксана Җирне бөтенләйгә ташлап китүдән курыкмый. Ул Марс планетасында колония төзүдә катнашырга тели.
 
Mars One программасы буенча 100 кеше арасыннан бары 24 кешене сайлап алып, Марска җибәрәчәкләр. Ул кешеләр гомеренең ахырына кадәр герметик станция эчендә яшиячәк.
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.03.2015 00:18:14

Китсә, үлә инде, факт, барып та җитә алмас. Кем аларга марста колония төзетеп ятсын? Акча түләп байлар очсыннар. Зур-зур алтын ятмалары, файдалы казылмалар, энҗе-мәрҗәннәр күп дип кызыктырырга гына кирәк аларны. Яки Җиргә куркыныч яный, марска очканнар гына исән кала дисәң, бөтен олигархлар байлыкларын төяп күченәчәкләр.

27.02.2015 14:16:15

инде шуның хатле кайгырмагыз әле, Марска очканчы 10 ел бар! бу вакыт эчендә нәрсә генә булмас

26.02.2015 20:13:12

Вәт, Эхем-эхем дөрес язган. Аның башы эшли шул, безнең кебек аңгыра түгел. Җәллим мин бу кызны, рәхәтләнеп җирдә генә яшәсен иде лә. Марска да гади кешеләрне тәҗрибә куяны итеп җибәрәләр. Соң анда кеше яшәр өчен шартлар юк икәне күренеп тора бит инде. Видио карадым әле марс турында. Очырган аппаратлары да 20 секунттан соң җавап бирми ди. Анда кемдер бар дип утыралар, миннән дә аңгырарак галимнәре. Кем булсын инде, бездән дә югарырак көчләр хакимлек иткәнен аңларга баш эшләтергә кирәк шул.

26.02.2015 17:16:21

Бу кыз энисе турында уйлады микэн?

26.02.2015 14:07:34

Үлемгә тиң бит бу(((((

26.02.2015 06:14:32

Менә бу юлы исемлекне дөрес төземәгәннәр!Иң беренче илдәге миллиардерларны җибәрергә кирәк.Төзесеннәр шунда үз колонияләрен.Аннан монда үзләренә Минһаҗев кебек җир җитмәгәннәрне төяп озатырга.Аннан безне ничек яшәргә өйрәтеп ятучы депутатларны,сугыш чукмарларын бөтен танклары белән һ.б. Алар да рәхәтләнсен кеше кулы тимәгән Марстагы байлыклар белән.,без дә тыныч яшәрбез.

25.02.2015 20:19:50

Жыен жулэр безнен илдэ инде! сез нэрсэ жэмэгать? марсны ойрэнэм дип жирне ташлап киту юлэрлектер минемчэ! Бердэ хупламыйм!

Последние комментарии