Мәҗлес бүлмәләрен бизәүче Ләйсән Садриева: «Иң кыйммәтле заказ 100 000 сумлык булды»

Кеше тормышында туй, юбилей кебек кабатланмас, якты, матур бәйрәмнәр бар. Ул көнне бөтен нәрсәнең идеаль булуын телисең. Бәйрәм узачак бүлмә бизәлеше кунакларның да, үзеңнең дә кәефеңә тәэсир итә. Шуңа да үз эшенең остасы Ләйсән Садриевадан бүлмә бизәү серләрен сорашырга булдык.
– Ләйсән, бу эшкә ничек тәвәккәлләп тотынырга булдыгыз?
– Мин җәмәгать туклануы өлкәсендә эшлим. Рестораныбызда мәҗлесләр оештырганда, кешеләр һәрвакыт: «Сез залны да бәйрәмчә бизәмисезме?» – дип сорый иде. Бездә андый хезмәт булмагач, читтән кеше чакырталар. Шунда нинди зур акчаларга шулкадәр ямьсез әйберләр ясауларына күңелем сыкрап куйган чаклар булды. Тукта әле дидем, моны бит үзебез дә ясый алабыз. Бик күпкә очсызрак та, матуррак та чыгачак, дип, эшкә тотындык. Башта мин бизәү өчен тукымаларның, чәчәк, вазаларның бәяләрен карап чыктым. Дус кызларым минем бу омтылышымны хуплады. Менә шулай инде ике елга якын бергә эшлибез.
 
– Зал бизәү кыйммәтме?
– Казан буенча бәяләр 10 меңнән алып 70-80 мең сумга кадәр, ләкин без андый ук зур бәяләр куймыйбыз, кешенең хәленә керергә тырышабыз. Әгәр дә миңа шундый бәя әйтсәләр, кирәкле материалларны алып, үзем эшләр идем. Дөрес, эшләгез генә, акчасын түлибез, диючеләр дә бар. Безнең хәзер бәяләр 5-15 мең сум тирәсендә. Бәя заказның никадәр авыр булуына бәйле. Кемдер төп өстәлнең генә бизәлгән булуын тели, кемгәдер барлык өстәлләрнең дә купшы булуы мөһим. Клиент кабат безгә заказ бирсә, ташлама ясыйбыз. Ә туй мәҗлесләрен үткәргәндә, кәләшкә чәчәк бәйләме бүләк итәбез. Аны, кәләшнең теләкләрен исәпкә алып, мастер-флорист төзи.

– Иң кыйммәтле заказ ниндирәк иде?
– 100 000 сумлык! Ксения Бородинаның («Дом-2» проекты алып баручысы) туенда президиум диварлары бик күп вак чәчәкләр белән бизәлгән иде. Казан кызлары да берзаман, шуңа кызыгып, чалмабаш (пион), роза яки лилия чәчәкләре белән бизәлгән нәкъ шундый эш сорый башлады. Бу бик четерекле хезмәт. Безгә миллионлаган чәчәкне, зыян китермичә генә, махсус челтәргә беркетергә туры килде. Бу туйга бертуктамый ике ай әзерләнгәнне әле дә хәтерлим.
 
– Кунакларның кәефе яхшы булсын өчен, залны нинди төстә бизәргә киңәш итәсез?
– Мин белемем буенча педагог-психолог та әле. Шуңа да психолог буларак әйтә алам, кешенең үзенә нинди төс ошый, шул төс белән бизәргә кирәк. Әйтик, клиент кара төс ярата икән, димәк, бу аның төсе. Иң мөһиме – үз-үзең белән гармониядә булу. Хәзер кешеләр мәҗлесләрне төскә түгел, ә берәр тематикага багышлап оештыра. Мәсәлән, узган ел кыш көне атлар, Оренбург шәлләре белән рус стилендәге туй оештырдык.
 
– Табынны нәрсә белән бизәргә?
– Өстәлгә без тере чәчәкләр куярга тырышабыз. Ясалма чәчәк минем өчен урысларның кабергә куя торган такыясы кебек. Алдан ук кияү белән кәләштән, кунакларның берәрсендә аллергия юкмы, дип кызыксынабыз. Чәчәкләребез бер атнага кадәр шиңмичә тора, аларны махсус сыекчага «утыртабыз».
 
– Декабрьдә күп кенә заллар инде Яңа ел кәефе белән яши башлый, корпоративлар чорына әзерләнә, ә туй үткәрәсе килгәннәргә нишләргә?
– Бу очракта чәчәк урынына ылыска өстенлек бирәбез, Яңа ел тематикасы кертергә тырышабыз. Кәләшнең чәчәк бәйләмен дә ылыслар белән бизибез. Бер үк вакытта чыршы белән чәчәк булган зал күргәнем юк әле минем.

– Хәзер нәрсә модада?
– Мода ул – үзеңә килешкән әйбер. Без мода артыннан кумыйбыз. Клиент нәрсә тели – шуны ясарга тырышабыз. Безнең эш зал бизәү белән генә чикләнми. Без мәҗлеснең башыннан ахырына кадәр матурлыкны саклап, карап та торабыз. Бу да бик мөһим.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии