Мәкальләр һәм әйтемнәр

Бу мәкаль-әйтемнәрне туйда котлау әйткәндә файдаланырга була.

 

 

 

 

 

 

 

Гыйшык, мәхәббәт, сөйгән яр

Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.
Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый.
Гаепсез яр эзләгән ярсыз калыр.
Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр.
Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер.
Гөл - чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас.
Дәртсез - дивана, гыйшыксыз - багана.
Дөнья күрке сөйгән яр белән.
Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә- капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару.
Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс.
Кеше белән уртак кием кимә, кеше белән уртак яр сөймә.
Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.
Күп сайлаган - тазга, күп эзләгән - базга.
Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.
Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый.
Мәхәббәт, бер булса да, ике йөрәктә яши.
Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр, ди.
Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный.
Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.
Сөйгәнеңнең суы да балдан татлырак.
Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.
Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.
Үзең янмасаң, башканы яндыра алмассың.
Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән.
Яраткан күңелдә ялган булмый.
Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы.
Бер көн Харис белән, бер көн Барие белән.
Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык.
Ирене белән үбәр, теле белән өзәр.
Иске йөрәк, яңа дәрт.
Мине күр дә дәртеңнән үл.
Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән.
Февраль микән, март микән - гыйшык микән, дәрт микән.
Яратканга ябышкан, болар каян табышкан.

Егет, егетлек сыйфатлары

Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.
Акылсыз егет - авызлыксыз ат, юньсез егет - йөгәнсез ат.
Алдан сөйләү егет эше түгел.
Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.
Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.
Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.
Батыр егет - ил күрке.
Ваемсыз егет - ишәккә иптәш.
Егет буласың килсә юмарт бул.
Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса, егет булмас.
Егет егетнең көзгесе.
Егет кеше - арысланга тиң кеше.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егет сүзе бер булыр.
Егет чагында малсыз да булма, ярсыз да булма.
Егет үлемгә дә елмаеп бара.
Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле.
Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.
Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.
Куркак егет куй башыннан да курка.
Мин-минләнгән егетне яу килгәндә күрербез.
Чаман егет дигәнче, яман егет дисәңче.
Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк; уңмаган егетнең теле бар, юне юк.
Егет фартавый, атлар тарталмый.
Егет фырт, аты хөрт.
Егет җилле, чикмәне билле, формасы бар да, нормасы юк.
Егет җилле, җиләне кыскарак.
Төнлә - егет, көндез - үлек.

Кыз

Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла.
Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.
Белемле кыз - бирнәле кыз.
Гөл үссә - җирнең күрке; кыз үссә - илнең күрке.
Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас.
Куштан кыз матур була.
Кыз байлыгы - күркәм холык.
Кыз баланың күңеле саф су кебек.
Кыз кеше - мыскалга салынмаган ак ефәк.
Кыз чак - кояшлы көн.
Кыз яхшысы холыктан билгеле.
Кызлар йөзек эченнән дә үтә.
Кызлы йорт - нурлы йорт.
Кызлы кеше капкасына кырык ат бәйләнер.
Кызы барның назы бар.
Кызыңның төсен мактама, эшен макта.
Мактаулы кыз туйда хур булыр.
Оялчан кыз - сөйкемле кыз.
Тауның күрке - таш, кызның күрке - чәч.
Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.
Әдәпле кыз сәдәпле.
Ашка саласы тоз түгел, базар торасы кыз түгел.
Әкеми, сиңа кызлар тәтеми.
Безгә дигән кыз анасыннан тумаган.
Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.
Сиңа дигән кызлар әле мич алдында күмер ашый.

Гаилә кору, яучы-димче, буйдак йөрү

Анасы мактаганны алма, ил мактаганны салма.
Ат алсаң, арба кирәк; хатын алсаң, бар да кирәк.
Ат урлаган бур булыр, кыз урлаган хур булыр.
Аучы ау аулый, яучы кыз яулый.
Ашны ачыкканга бир, кызны гашыйгына бир.
Барсаң табып бар, егетне танып бар.
Бөркет булмый таусыз-кыясыз, адәм булмый йортсыз-семьясыз.
Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас.
Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.
Иң матур итеп сайраучы кош - сандугач; иң матур итеп сөйләүче кеше - яучы.
Кош - канаты белән, семья татулыгы белән көчле.
Кызы бар кешегә кырык яучы килә.
Күке оя кормас, тиле семья кормас.
Мәхәббәтсез семья - тамырсыз агач.
Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр. Семья - бәхет ачкычы.
Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер.
Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми.
Без өйләнгәч төн кыска булды.
Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый.
Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.
Суга дип киткән, кияү алып кайткан.
Төядәй кыз биреп, төймәдәй ит җимәдем.
Үзләре табышкан, үзләре барышкан.

Туй-төшем, бирнә, калым

Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.
Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй.
Киңәшле туй таркалмас.
Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый.
Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә.
Туй кунак белән күркәм.
Туй яме уен-көлке белән.
Туй үпкәсез булмас.
Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.
Туйга дигәч, тугыз еллык хаста терелгән.
Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле.
Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән.
Миңа туй булсын, тамакка сый булсын.
Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар җыр тапмаган.
Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән?
Туең узган, туның тузган.
Туй сыенда яшибез.
Туй сылтавы белән тайлы булдым.
Хәерле булсын Хәмидәнең никяхы.
Чакырмаган туйга күлмәк кигән.

Килен

Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен.
Ике килен пешергән аш йә гел тоз булыр, йә гел тозсыз булыр.
Килбәтле кыз килен булгач күренер.
Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.
Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен.
Киленнең уңганын морҗа ачуыннан ук белеп була.
Шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр.
Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.
Киленне килгәч күрербез.
Үземнең киленем усал, кызымның биеме усал.

Кияү

Ат тозга килә, кияү кызга килә.
Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.
Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.
Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.
Юньсез кияү йорт тотмас.
Кияү үзебезнеке, гаеп итмәс.
Көйсез кияү булды бер.
Утыр, кияү, урынча, эскәмия буенча.
Эч, эч, кияү, шикәр киштәдә.

Ир, ир-ат, ир-егет

Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.
Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.
Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.
Ат үлсә - тояк калыр, ир үлсә - мактаулы аты калыр.
Имән агачның иелгәне - сынганы, ир егетнең оялганы - үлгәне.
Ир, башын бөксә дә, тезен чүкмәс.
Ир булсын, ипие булсын.
Ир дигәннең намусы бар. Ир-егет ата-анасын ташламас.
Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр.
Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.
Ир уңмаганы икмәксез.
Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса - аннан өмет өз.
Ирне намус борчый.
Ирнең асылы эштә танылыр.
Кайгы күрми егет ир булмый.
Карчыганың очышыннан, ир-егетнең аяк басуыннан.
Намуслы ир хур булмас.
Тырышкан ир морадына ирешер.
Үзеңне ир белсәң, үзгәне шир бел. 
Һәр бүрек кигән ир түгел.
Карап торуга - ир, тиеп карасаң - чир.
Өйдә арыслан кебек, урамга чыкса - тычкан кебек.

Хатын, хатын-кыз

Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.
Акыллы хатын - хәзинә.
Атың начар булса да, хатының яхшы булсын.
Баеткан да хатын, бөлдергән дә хатын.
Бер хатын: «Салам яна»,- дисә, икенчесе: «Самар яна!» - дип әйтер, ди.
Бәхетнең баглы - хатыннан уңу.
Дәүләт-байлык дус-иш аркасында, яхшы исем хатын аркасында.
Изге хатын - оҗмах хуры, яман хатын - дөнья гүре.
Ике хатын бергә килсә - базар, өч хатын бергә килсә - ярминкә.
Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.
Күктә туй бар дисәләр, хатыннар баскыч сорар.
Суга барган хатынның алтмыш авыз сүзе бар.
Тависнең төзәнмәгәне булмас, хатынның бизәнмәгәне булмас.
Уңган хатын кар өстендә казан кайната.
Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.
Уңмаган хатынның пич алды тулы чүп була.
Хатын кеше - өй фәрештәсе.
Хатын киңәше ханга ярый.
Хатын-кыз күп булган йортта су булмый.
Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи.
Хатын уңса казна, уңмаса каза.
Хатыннар өчен иң авыр эш - сер саклау.
Хатыннарның кылычы бер вакытта да тутыкмый.
Хатыны яхшыга бәхет кирәкми, хатыны яманга ләхет кирәкми.
Шайтан булдыра алмаганны хатын булдырган.
Яман хатын мактаныр, төшкә тикле ятам, дип.
Яхшы кием - туй дәүләте, яхшы хатын - өй дәүләте.
Кеше хатыны - мамык, минеке - кабык.
Кеше хатыны пешереп алганчы, минем хатын көйдереп тә ала.
Сабанының чөе юк, бичәсенең көе юк.
Үзе чуклы, түре чүпле.
Хатыным сукыр - җаным тыныч.

Ир һәм хатын

Акыллы ир хатынын яманламас.
Ата алмаган атыннан күрер, кайтып килеп хатыныннан күрер.
Бер хатынның хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык.
Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.
Ир акыллы булса, хатын күндәм була.
Ир - баш, хатын - муен.
Ир белән хатын - игезәк җан.
Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.
Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.
Ир сугыштан кайтыр, сугыш хәлен хатыныннан ишетер.
Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә, ди.
Ир өй салган - хатын җимергән, хатын өй салган - шайтан да җимерә алмаган.
Ир өйдән чыкса - бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса - бәрәкәт.
Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.
Ирле хатынга бүре дә тими.
Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле өйдә.
Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.
Оялчан хатын - шәһәр бәясе, оялчан ир - тәкә бәясе.
Өйне кырык ир тутырмый, бер хатын тутыра.
Хатын гайрәтле булса, ир куркак булыр.
Хатын канаты - ир, ир канаты - ат.
Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.
Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.
Атыбыз - ирле, буебыз - ярлы.
Ире чыкса - киенер, ире кайтса - көенер.
Ирем китте калага, мин киттем далага.

Туган һәм чит-ят

Агай-эне ташласа, ятка ямь.
Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.
Елашырга үз яхшы, сыйлашырга ят яхшы. Ерактагы туганнан якындагы ят артык.
Ике туган арасына ят кермәс.
Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.
Үз үтермәс, ят ярлыкамас.
Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк үз итмәс.
Эше төшсә - үз кеше, эше бетсә - ят кеше.
Яман туганың булганчы яхшы иптәшең булсын.
Ят кешенең баскычы биек.
Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр.

tazbash.narod.ru 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.10.2015 16:46:36

бик эйбэт

23.06.2012 12:25:23

Урынлы куллана белү дә мөһим.

22.06.2012 23:41:16

Мэгънэсен анламагач фуфло инде...

11.01.2012 17:26:01

Кызым! Телең бал кебек татлы, май кебек йомшак булсын! Исәнлектэ, саулыкта, тазалыкта, байлыкта яшәргә язсын. Төкле аягың белэн, балакаем!(Шулай каршы алырга була, башкаларда бәлки башка вариантлар да бардыр.)

23.06.2011 09:36:04

Килен каршылаганда (мендәргә бастырганда, бал-май каптырганда) егетнең әнисе нинди теләкләр әйтә, шуны яза алмассызмы икән? Алдан ук рәхмәт белдерәм.

20.06.2011 17:08:58

Рэхмэт, жавапсыз калдырмавыгыз очен.

20.06.2011 17:04:46

tuylar@list.ru адресына язсагыз, чакыру билетлары буенча кызыклы идея тәкъдим итә алабыз.

20.06.2011 16:54:07

Кызымнын тиздэн туе булачак.Мондагы язмаларны карыйм эле кирэклесен кулланырга.
Безгэ чакыру кагэзенэ языр очен дуртюллык шигырь бирмэссез микэн.

 

Последние комментарии