Менә шундый «бәтәч»: татар тамадалары 2-3 сәгатьлек юбилейны 6500 сумга алып барырга кимсенә?

Бүген иртән җырчы һәм тамада Гөлназ Хәлимова-Шәрипҗанова зур резонанс тудырган пост элде. Үзенең потенциаль клиенты белән булган сөйләшүдән скриншот ул.

Берәүләргә 50 яшьлек юбилейга 2-3 сәгатькә тамада кирәк икән. Бәясе 6,5 мең сум. Гөлназ башта тамада табышырга булыша, аннары аптырап куя: бәя аның күзенә 16,5 мең дип күренгән икән. Кыскасы, әлеге әңгәмә "Тогда пусть сами ищут" дигән сүз белән тәмамлана.

Әлеге пост укучыларда зур бәхәс уятты. "Я могу пойти к ним на юбилей ))) посидеть, поздравить, буду весёлым гостем ))) 2,3 часа спокойно )))" - дигән кинаяле язу калдырган икенче тамада Газинур Файзуллин. 

6,5 мең сум түләргә әзер булучы клиентны яклаучылар да бар. "6500гә авылда ай буе эшлиләр. Бер дә көлке әйбер юк, минемчә", - ди Гөлүсә Мифтиева.

"Бер дә чамасы булмаган кешенең әнисенә бүләк ясыйсы килгәндер, бәлки, соңгы акчаларын җыеп", - дип өсти Гүзәл Шәйдуллина.

Ничек кенә булмасын, соңыннан тамада табылган. 50 яшь туласы ханымны котлыйбыз! Юбилее матур узар дигән теләктә калабыз. 6500 сумлык "кына" тамада булуына карамастан.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии