Мэрилин Монро фотолары 750 мең долларга сатылган

Варшаваның DESA Unicum House аукцион йортында танылган Америка кинойолдызы Мэрилин Монроның фотограф Милтон Х. Грин төшергән 238 фотосы сатуга куелган булган. Фотоларның берсе генә сатылмый калган.

Әйтик, Мэрилин Монроның балерина образындагы фотосы 20 мең долларга, кара оектан булганы 16 мең доллар, ә краватта ятып төшкәне 8.5 мең долларга сатылган. Барлыгы фотолар 750 мең долларга сатылган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии