Мәсгудә Шәмсетдинова: "Балаларны калдырып китәсе килми" (ИНТЕРВЬЮ)

Күренекле композитор, Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова Америкадан кайтуга, аның хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Бу юлы ул курчак театрлары фестиваленә жюри әгъзасы буларак кайтты, чөнки әлеге театрда күп кенә спектакльләргә М.Шәмсетдинова тарафыннан көйләр язылган. Мәсгудә ханым Америкада тик ятмый. Ул һаман эзләнүдә, һәрвакыт иҗатта кайнап яши.

Бу кайтуында да безгә сөйләр сүзләре, уртаклашыр фикерләре бар аның.

– Мәсгудә ханым, узган кайтуыгызда тамашачыга «Җир уллары трагедиясе» симфониясен тәкъдир иткән идегез. Монысында нинди яңалыклар белән кайттыгыз?

– Мин язган «Чыңгызхан» симфониясе турында Монголиядә интернет аша белгәннәр. Дөньяда бу темага ике генә симфония язылган. Аның берсен моннан 50 ел элек немец композиторы иҗат иткән. Соңгы вакытта Монголия телевидениесе минем симфонияне радиодан тапшырды. Андагы журналистлар, Сейтл шәһәрендәге мөхәррирләр белән, телевидение өчен бер сәгатьлек тапшыру әзерләделәр. Чит күздән сиңа ничек караулары кызык икән ул. Хәзерге вакытта «Чыңгызхан Ясасы» дигән әсәр өстендә эшләргә тотындым. Яса ул – Чыңгызхан тарафыннан булдырылган монгол императоры кануны. Әсәр татар, рус, монгол һәм инглиз телләрендә булачак. Бу эштә миңа монголлар да ярдәм итә.

– Сез бит берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә яратасыз. Радиодагы эшчәнлегегез дәвам итәме әле?

– Әйе, tаtaricа.сом радиосыннан татар халкы, музыкасы турында сөйлим. Калифорниядәге бер радиостанциядә әсәрләремне айга бер тапкыр башкаралар.

– Үзегез туплаган төрки халыкларның бишек җырлары ни хәлдә?

– Аларның дискын әзерлим. Киләчәктә алары да дөнья күрер, Алла боерса.

– Америкада яшәүче татарлар белән элемтәләрегез ничек?

– Сан-Францискога, Вашингтон – Дисейга чакырып торалар. Танылган Акчуриннар нәселеннән булган бер гаилә мине эзләп тапты. Гыйффәт ханым белән хәзер аралашып торабыз. Ире – инглиз кешесе. Уллары татарлар турында китап язган. Кино да төшерергә ниятлиләр.

– Сез, кайда гына булсагыз да, табигать белән хозурланырга, хыялланырга яратасыз. Америкада шундый мөмкинлекләр бармы?

– Быел, ниһаять, үземне туган авылымда кебек хис итә башладым. Бу җәйдә анда кура җиләге күп булды. Аны җыеп кайнатма ясадым, киптердем. Кара җиләк белән җир җиләген туңдырып куйдым. Җәй буе сары мәтрүшкә, юкә чәчәкләре, агач гөмбәләре җыйдым. Сары мәтрүшкә анда чүп үләне санала. Америка урманында үзебезнең мәтрүшкәләрне эзләп йөрим. Анда урманнар бик борынгы. Аларда халык табигатьне бик саклый. Үзләре, чыбык-чатырдан куркып, урманга керми. Анда еланнар да бик күп. Ә без кура җиләге җыеп ияләшкән бит инде. Хәзер авылча ашауга күчтем. Монда кайтыр алдыннан гөмбә җыйдым. Америкага баргач, инглизләргә гөмбә турында лекция дә укырга тиешмен әле.

– Шөгыльләрегез елдан-ел арта бара. Ялгышмасам, Сезне халык медицинасы да кызыксындыра иде...

– Мин сөлек терапиясе белән шөгыльләнә башладым. Аларны үземә-үзем куям. Тик аларны Америкада табиб дипломы булмаган кешеләргә сатмыйлар икән. Шулай да Аризона штатында таптым. Бер сөлек кую бездәге акча белән 1 мең сумнан артык тора. Күлләрдә дә сөлекләр карап йөрим.

– Мәсгудә ханым, Сез һаман чит илдә хыялланып яшәмәкче буласызмы әллә? Туган илгә бөтенләйгә кайтырга исәбегез юкмыни?

– Хәзер балаларны калдырып китәсе килми. Олы улым Салих Пулман шәһәрендә докторантурада укый. Аның янына еш барам. Быел бакчасында туган авылымнан алып килгән помидор орлыгын утырткан идек. Бик уңды. Бәрәңге, чөгендер үстердем. Чөгендер бик кыйммәт анда, чөнки аны үстергән кеше юк. Кечкенә улым Надир Калифорния штатында яши. Ул, үз проекты белән, космоска оча торган ракета эшләп ята. Аллага шөкер, алар хәзер минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Моннан кайту белән, Калифорния штатына улым Надир янына барырга уйлыйм.

 

Люция ГАЛИМҖАНОВА
Чыганак 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.10.2013 19:50:21

Татар музыкасын халыкара кысаларга чыгарып бар дөньяга яңгыраткан мәшһүр композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдиновага иҗатында уңышлар, саулык, сәламәтлек, бәхет, шатлык телик!

Последние комментарии