Миләүшә Сибгатуллина экранга кайта (эксклюзив интервью)

Миләүшә Сибгатуллина (“Хәерле иртә!”) декретта булу сәбәпле экраннардан югалып торган иде. Баксаң, икенче улы Хәкимгә дә 2 яшь тулып киткән икән. 1 сентябрьдән ул абыйсы Кәрим йөргән балалар бакчасына барачак һәм әнисен эшкә чыгарачак. Миләүшә Сибгатуллинаны озак вакытлы ялдан соң беренче мәртәбә туры эфирда 30 август иртәсендә күреп булачак.

- Миләүшә ханым, эшегезне сагындыгызмы? 

- Әй, нинди сагынмаган! Туры эфирны бернәрсә дә алыштыра алмый, ул кабатланмас хисләр бүләк итә, аның драйвы сагындырды. Шулай ук тамашачыларны, студияне, яраткан тату коллективымны да сагынып кайтам.

- Әмма бит даими хезмәттәшегез Илдар Кыямовның инде башка партнеры бар... 

- Тапшыруны Илдар белән алып барачакбыз. Алай үзебезгә дә уңайлы, тамашачылар да безне шулай кабул итергә өйрәнгән.  

- Ә Гөлназ Рәхмәтуллина? 

- Аңа без яңа алып баручы таптык - кем булуын әлегә әйтмим. Алып баручыларның башка парлары да үзгәреш кичерде. Телевизор караучыларның күңеленә хуш килер дип өметләник. 

- Үзегез белән тапшыруга тагын нинди яңалыклар кертмәкче буласыз? 

- "Хәерле иртә"не туры эфирда барган рубрикалар белән баетырга ниятлибез. Андый режимда эшләү үзебезгә дә күңелле, тамашачыга да кызык. Шулай ук тапшыруның контенты үзгәрде. Ноябрьдән яңа сезон башлана, ике сәгать ярым эшләүгә күчәбез. Бар серләрне дә ачып бетерсәк, кызык та булмас. Тамашачы үз күзе белән күреп бәя бирсен. 

- Иҗади уңышлар сезгә, Миләүшә ханым! 

- Рәхмәт!  

“Туйлар.ру” белешмәсе:  

Миләүшә Сибгатуллина Теләче районы Алан авылында укытучылар Рафис һәм Фәһимә гаиләсендә туган. Туган ягының табигатенә бик гашыйк. КДУның Тел, әдәбият һәм тарих бүлеген тәмамлый. Аннан соң 27нче татар гимназиясендә тарих укыта. Шул ук вакытта Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада да укый. Күпләргә Миләүшә Сибгатуллина “Казан” милли-мәдәни үзәге, “Дулкын” радиосы, “Таң җилләре аша” тапшыруы, “Җиде йолдыз” фестивале аша таныштыр. “Хәерле иртә”не ул 2004 елдан бирле җитәкли. Ире Илһам, уллары Кәрим һәм Хәким аңар эшендә һәрвакыт терәк булып торалар. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.10.2011 15:58:35

Хэерле иртэ караучы, эйе. икесенэ дэ!!!!!!!!

Буген "Хэерле иртэ"яхшы гына тормозить итте.Ник ашыгалар сон Фердинанд б/н Гэлназ.Алар эйтэсен башка кеше эйтми бит."Хэерле иртэ"дэ ник русча сэйлилэр?Буген Ферд.татарча б/н русча кушып куз врачына сорау бирэ.Сэйли белмисен икэн гади сэйлэ,катлауландырма сорауынны.Югалып кала,эллэ нишли шунда.Сузнен башын Ферд.башлый ахырын Гэлназ эйтеп бетерэ.Бу бит тамада булып туй алып бару тугел.Иртэ б/н аек акыл б/н телевизор кабызасын.Туйда ярый да уол бераз кызганнан сон идел тубыктан була башлый.Сез инде олы кешелэр,шулай да сезгэ мин бераз гына логопед б/н тел байлыгыгызны баетырга тэкъдим итэр идем)))

12.10.2011 21:02:41

Әтнәле белән тулысынча килешәм!Гөлназ белән Илдарга ияләшеп беткән генә идек,хәзер карыйсы да килми.Миләүшәнең "талантлы"дуслары җыела ТНВга!

12.10.2011 20:18:32

Эйе,Голназны мин дэ яратам.

11.10.2011 22:52:45

Гөлназны мин белгән бөтен кеше ярата. Назлы, ягымлы, зәвыклы, тыйнак - чын татар хатын-кызы! Ә Миләүшәгә килгәндә, саруны кайнатырлык төчелек, чәчрәп торган зәвыксыз кыюлык димме... Хәтта нинди олпат Илдар да аның янында төссезләнеп кала. Фердинандны кем ТНВга алган дип баш ватарга кирәкми. Бу да данлыклы Миләүшә эше....

03.10.2011 19:32:00

Тышка чыгу чынлап та бөтенлэй башка төсмер бирә. Маладис Фердинанд чынлап та кәефне күтәрә белә.

03.10.2011 14:09:04

Гөлназ белән Люиягә сүз әйтерлек түгел.Менә Фердинанд Хафиз...Үзен халык алдында көлкегә куя бит ул!Иртүк кәефегез күтәренке булсын,дисәгез,"Хәерле иртә"не карагыз.Гөлназ сөйли-сөйли дә,соңгы бер җөмләне Фердинанд әйтеп куя.күбрәк сөйләр иде-килеп чыкмый,бутала...Беркөнне болай ди :"Бүген тышка чыктыгызмы әле,хәзер һава торышы турында Айгөл Бәдретдинова сөйләр",ди.Көлеп үләрсең!Кем әйтә инде моны кастинг аша үткән,дип.Бу точно кемнеңдер бер кеме!

24.09.2011 23:37:56

Сез ник гел Гөлназны чәйнисез ул, матур сөйләшкәне өченме. Анда Люция дә бар бит әле. Менә ичмасам - начар дисәң дә начар. Кая карый Айтуганова, әллә үзе дә татарча шулай начар сөйләшкәнгә түзәме.Бәйләнмәгез Гөлназга, менә дигән ул

23.09.2011 22:24:47

админ, монда ә урынына е дип язылган бер коммент. бар иде. да, удалитҗ итәләр икән. соңгы фикерләрдән генә карый идем, яңа коммент барлыгын.

16.09.2011 21:59:54

Кайсы район булсам да, юк инде. кайвакыт шунда кунакка килучелэрне голназ урынына алып куясы килэ башлый, матур , ягымлы тавышлылар арасында югалып кала анын тавышы. сузлэре дорес булса да, сойлэме авыз эчендэ ашыгып тиз-тиз укыганда йотылып кала..............

15.09.2011 23:45:04

Зәринә!!! Татар телендә хәреф хатасы җибәрмичә генә яз әле. да, дә кисәкчәсен рәттән сүзгә кушып язгансың бит. Артык акыллы булып, фикер әйтәм дип утырганчы, татар теленең орфографик сүзлеген алып , шул сүзләргә кушымчалар ялганышын, кисәкчәләр ялганышын дәреслектән карап өйрән!!!!!

Ячс! Әйттең кадерлем! Синеңчә, сүз басымнарын дөрес әйтмәү-вак нәрсәмени?
Бик күп кеше дөрес сөйләшми тормышта,ләкин ТВ да андый урам теле булырга тиеш түгел.
Шулай ук артык тәтелдәргә дә кирәкми. Төзек җөмлә төзеп башкара алмаганда,дәшми калуың хәерле.
Гөлназ әйбәт алып баручы.

13.09.2011 20:40:29

монда суз басым турында бармый. чиста сойлэшле районнар куп: Телэче, Саба, Балтач, Кукмара.. Э сойлэмнен анлаешлы булуы турында. ашыкмыйча иплэп сойлэу турында. Зэринэ язганча, укый- укый тугел..

13.09.2011 09:44:33

Торле тире маскалары ,х.б. комментировать итэ торган дерматолог Голназ Шайхетдинова бугай,тавышы шундый бай тосмерле,матур,нэкъ тв дикторлары тавышы!Менэ шэп булыр иде тв да эшлэсэ!
Суз унаеннан,"Хозяйка"ничек итеп "Хужабикэ"гэ эйлэнде татарчага тэржемэ иткэч??????????Ызначит,кино домохозяйка турында?????Ул Раил ометб.татармы ул,дунганмы(узбэкстанда шундый миллэт бар,малочисленный,сузлэрен анлый торган тугел)?

Гөлназ КГУның математика факультетын тәмамлады, берничә ел Җәүдәт Сөләйман кул астында эшләде.Ә ТНВга 200 кандидат арасыннан сайлап алдылар аны.Татарча матур итеп, басымнарны дөрес куеп сөйли, артыгын кыланмый. Ул-Кама Тамагы районыннан,Эльвира Хәмидуллина да шуннан, алрның сөйләме диалектлардан азат, чын әдәби сөйләм, килешәм, бераз корырактыр, ләкин төгәл һәм дөрес.

11.09.2011 22:33:39

тагын: гайбэткэ нэрсэ керэ ул? узен курмэгэн, белмэгэнне кешедэн ишетеп, арттырып сойлэу тугелме??? монда татарнын миллэтен яктыртучы тв турында суз бара. дорес, рус твларында бик оста , жанлы алып баралар. сон татарлр кемнэн ким. алар да югары осталыкта алып барырга тиеш!!!!!!! матур, чиста сойлэм белэн. кайсы каналда сузен дэ анламый кала торган тиз сойлэуче алып баручы бар. юк.

09.09.2011 18:26:49

ДА

09.09.2011 18:19:24

да.... бу кадэр эшэке урам теле белэн язган кешене кургэн юк иде)))карале алып баручыга барырга уйлаганымда юк иде шэп фикер эйттегез ))) хэер вакыт юк шул бу эшемдэ аллага шокер)))узем планета фитнеста эшлим шунада сэлэмэтлегем турында бик кайгыртам шулайда рэхмэт))))мин шэхсэн фикеремне генэ эйттем ошамый икэн бу инде сезнен проблема)))фигуран турында уйласан морэжэгать итэ аласын скидка ясыйм)))

09.09.2011 13:15:18

алай дип эйтергэ ашыкмагыз эле зэринэ турында. ул уз фиерен эйткэн. башкаларны эйтмэгэн бит. башка каналга килгэндэ, мин узем дэ русчаны карый алмыйм. татар программаларын яратам. Э аны халык яратырлык итэргэ кирэк. Менэ Фоат Галимуллинмы эле ул. галим. Ялгышмасам. Жырлый да ул. Менэ ул сойлэгэндэ, бар аудитория тынып кала

фу, татарнын тубэн жанлы гайбэтчелэре... чиркангыч сезне укып. Кеше тикшереп тэм табасыз. Эчегез тулы кара кан. 21 нче гасыр татарынын башын ачый торган кончел кешелэр бу матбугат хэм туйлар сайтында. бераз яхутлэрдэн урнэк алыгыз, бер-берсен пычратканны кайчан кургэнегез бар. Узенне Зэринэ дип атаучы шулкадщр ул алып баручыга нинди ачуын бар? Ачуы, кончелеге булмаган кеше монда кереп хаман шул бер кешегэ пычрак атмый. тынычлан балакаем! Син шул Голназ урынына чыгып утырсан, 100 тапкыр начаррак сойлэп, 150 тапкыр начаррак алып барачаксын. Но, шул урынга ах утырасын килэ. Алмыйлармыни. Монда инде Голназ гаебе юк. Анын белэн чыккан ир-артистнын булдыра алмавында да бу кыз баланын гаебе юк. Молодец, тапшыруны тарта бит. Кэгазъдэн укунын ни начарлыгы бар. Илдар Кыямов ничэ ел эшли, кэгазъгэ карап сойли. Концерт алып барганда да карап сойли. И что? Мэскэулэр концерт алып баралар , башларын да кутэрми укыйлар. Беркем берни эйтми. телевизордан курсэтэлэр. Потому что это нормалъно! Кэгазъ шунын очен, то есть язар очен, э язган укыр очен. Зэринэ, узен эйтмешли голназ мина беркем тугел, аралашмыйм да. Монда язганнарны укыдым да узен эйтмешли язарга булдым. тынычлан, сэламэтлек кадерлерэк. Яратмагач. карама тнв ны. Мин узем Россияне карыйм. аралаштырып кара. Но сине тапшыру, информ кызыксындырмый. Син эшэке кунелле кеше, син бу алып баручыны юкка чыгарасын килэ. Тирга бар.

08.09.2011 22:51:51

зэринэ, монда кайда укыган мохим тугел бит хэзер. йолдыз чирен яратучылар ничек тэ тв, радиога элгергэ тырыша. анда инде жырлый белмэучелэр керэ. сойли аламы-юкмы. хэерле иртэнен дежиссеры булсаммы. ул сюжет сойлэучелэр бар арасында. ниндидер товар турында сойлэп кибеттэ йоруче кыз. каналны кучереп торам. уземнен анын урынына сойлисе килеп китэ. бик сэнгатьсез сойли. гузэл сэгыйтованын сузып- сузып жибэрулэре.

08.09.2011 22:45:45

менэ бит. минем шикелле сэнгатькэ гашыйк кешелэр бар икэн. э алар инде кимчелекне курэ. район твсын кушып алалар. но аны карый алмыйм. женем котыра башлый. буген мин дэ "карадым" эзрэк. карыйсы килмэде чонки.........

08.09.2011 08:06:01

бутэн язмыйм дигэн идем буген твны кабыздым да тузэ алмадым,,.Айтуганова ни карый икэн ул?голназ бн теге артист дуэт тугел бит голназ бераз ирек бир ана да сойлэргэ чабып сойли -сойли сулышын кысыла, кузен гел кэгэзьдэ))) син нэрсэ бетерден сон? точно татфак тугел ...мин сине белмим дэ танышымда тугел, но тв очен тугел син элбэттэ син бик матур ,но изюминкан юк янып тормыйсын ачуланма бу минем шэхсэн фикер

07.09.2011 17:10:41

Алып баручы ул кеше кунеленэ керер очен сойкемле, ягымлы, молаем булырга тиеш, минемчэ... Тамашачы анын ялгышканына игътибар да итмес иде. Милеуше шунын белен алдыра. Голназда ул юк куресен. Гаепне аны херкемнен де табып була. Алай да яшьрэклэр отышлырак булыр иде. Карт-коры утыртканчы иртэ белен чибер матур яшь кызнын елмаюына карагач кэеф кутереле

07.09.2011 10:05:53

Голназга опять не повезло!Кем ул анын соведущие?Буген утерде генэ ул!

07.09.2011 09:24:21

ЗИЛЗИЛЕ, кеше тикшергәнче, үзеңнең язганыңны укып кара, зинһар өчен. Бер сүзе дә аңлашылмый бит. Ә Гөлназ миңа бик ошый. Искиткеч матур сөйли, үзе дә бик ягымлы һәм зәвыклы киенә (минемчә, ТВда анысы да бик мөһим).

06.09.2011 21:04:02

камилә, мин ана беркем тугел. даже профессиялэребез торле. кеше буларак эйбэттер ул. яхшы эни, эйбэт хатын.

06.09.2011 11:37:52

Камиле, монда хер берсе уз фикерен яза... Диана да аны ейтерге хаклы. Мин анын беле килешем!!!! Еле ирте белен сезне уятабыз, кеефегезне кутеребез дип хер суз саен ейтелер!!! Е аларны караган кееф кутерелу тугел е тоше гене бит!!!! Ботка пешеруене де чылар идек те, хет язганын укый белсен иде! Е яна алып баручы дигене бигрек кызык булып чыкты! Тапшыру пенсионерлар ечен дер инде!!!!

05.09.2011 23:42:43

гөлназга таш атучы анонимнар арасында даина бигрәк актив икән. иренмичә атна буена һаман бер сүзне тукып язарга кирәк бит. ничек үзәгенә үткән ә? юлына аркылы төште микән? әллә тнвның берәр кастингында даина урынына гөлназны алдылар микән? капка астыннан өреп ятканчы бар да үзенә әйт инде претензияләреңне.гөнаһ җыеп ятма – башкалар белмәсә дә ходай беләдер кемлегеңне. Күңелеңә күрә көнең бирермен дигән бит

Голназны бигрэк бетереп ташладылар монда. Милэушэ - узенче матур, Голназ - узенчэ. Голназ бик матур киенэ, экранда ул бик матур. Сойлэме - чын, матур, чиста татарча. Хэзер ТНВда яналыкларда да интервьюларда татарчалы-русчалы сойлилэр, алып баручыларда еш кына "русча эйткэндэ" дип куялар... "Хэерле иртэ" ул бит ниндидер шаян-шоу тугел, алып баручыларнын теле чиста булырга тиеш

Последние комментарии