"Мин артист баласы!" (ФОТО)

"Күңел" радиосы сайты “Мин артист баласы” дип аталган исеме җисеменә туры килә торган рубрика ачып җибәрде. Монда сүз - җырчы-йолдызларның мәхәббәт җимешләре турында булачак. Бүгенге нәни героебыз – 2 яшьлек Рәсим. Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновларның улы. Рәсим дип аңа әтисе кушкан.

Фотосурәттән күренгәнчә, малай әтисенә охшаган. Бүгенге көндә бөтен сүзләрне дә әйтә белә. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел диләр, Рәсим дә шуны истә тотып, әкеренләп русча сөйләшергә өйрәнә.

Тик сөйләмдә аның үз кагыйдәләре. Мәсәлән, К һәм Г хәрефләрен ул кулланырга яратмый. Күпме генә аның белән сөйләшеп утырсаң да, кечкенә Рәсим бу хәрефләрне әйтмиячәк. «К» урынына «Т»ны куя. Мәсәлән, Китап-Титап, Кием-Тием))) Менә шулай, саф татарча, авылча сөйләшә. Пышылдап кына әйтәбез, сирәк-мирәк сүгенеп тә куя әле ул. Анысын кемнән өйрәнгәндер, малай???)))

Ә менә кинолар карап, геройларның ничек сөйләшкәнен шундук отып ала икән. Телефоннан "братаннарына" шалтыратып озаклап сөйләшкән булып кылана. (Братаннар - бандитлар дигән сүзе).

Мультикларсыз бер көн дә яши алмый. Иң яратканы – «Маша и медведь». Шуны карап кичке 11дә йокларга ята. Иртәнге 9 -10нарда уяна. Уяну белән үзенең алыштыргысыз машиналары белән уйнарга тотына. Зур машинасында, матаенда бик оста йөри. «Безнең өйдә конструкторларны, мозаикаларны аннан да җитез тезүче юк», - ди әтисе.

Гомумән, ул уникаль бала. Тезләнеп утырып, әбисе белән намаз укый, үзенчә азан әйткән була. Әбисе белән бик дус. Әти - әнисе гастрольдә булганда, авылда кала икән. «Элегрәк елый иде, качып китә идек. Хәзер инде аңлап, барыгыз, акча эшләгез, тегесен-монысын алып кайтыгыз дип, заказлар биреп, озатып кала», – ди әнисе.

Кечкенә чакта әти - әнисенең репертуарындагы барлык җырларны тыңлаган булса, хәзер сайлана. Кем әйтмешли, үз вкусы бар.

Ришат та, Айгөл дә Рәсимнең җырчы булуын теләмиләр. Файдалы һөнәр үзләштерүе турында хыялланалар. «Рәсим, үскәч әти-әниең кебек сәхнәгә чыгып жырлыйсыңмы?»-дип сорагач:

- Юк, мин кул чабып кына утырырмын инде! - дип жавап бирде.

Нәни балалар үзләре үк анекдот диләр. Кызык хәлләр бер китап чыгарырлык. Әнисе сөйли:

«Улым миннән берәр нәрсә сорап килсә, мәсәлән конфет, мин аннан фамилияң ничек, әйтсәң, бирәм дим. Ул: "Шатыттинов! (Шәйхетдиновны шулай әйтә)", - дип җавап бирә. Бер көнне килгән дә, минем барыбер фамилияң ничек, дип әйтәчәгемне алдан хәстәрләп: "Әнием! Мина танфит (кәнфит) бир әле, пазалысты (пожалуйста), ШАТЫТТИНОВ!!!" - дип, мин сораганны да көтмичә, фамилиясен әйтеп бирде! Ничек "тәнфит" бирмисен инде аңа?!!»)))

1

2

3

4

5

Чыганак.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.12.2012 14:35:55

нинди жырлары бар сон. радиода жырлаталармы

25.12.2012 22:27:17

"Кечкенә чакта әти - әнисенең репертуарындагы барлык җырларны тыңлаган булса, хәзер сайлана. Кем әйтмешли, үз вкусы бар." Кайчан ускэн сон эле ул бала? Э болай матур жырлый эти-энисе. Берочтан "Мин булачак артист" дигэн рубрика ачмассыз микэн,минем кызым туры килэ анысына,тоже курсэтэсе килэ бит халыкка.

25.12.2012 12:18:24

сон хоть кемдэ эшлэсен. ник белмибез сон барыбер. даже салаватта эшлэп тэ...
анда җырлап йөрүчеләрне беләбез....

25.12.2012 08:23:20

Ришат заманында Хания белэн эшлэде. Сонгы елларда Айгол белэн Ришат Салават жыр театрында иде. Бугенге кондэ алар Чаллыда яшэп ижат итэ.

24.12.2012 22:08:27

гаеплэмэ,зинхар гаеплэмэ, минем фикерне язгансын))))))))

Аталарын белмэгэн коенчэ,балаларын кайдан белик?

24.12.2012 20:28:03

Сәламәт, бәхетле булсыннар, матур гаилә.Ләкин чын-чынлап әйтәм - мин бу Шәйхетдиновларның кем икәнен белмим.Болар кайсы театрда уйный икән?

24.12.2012 16:55:45

Бала кемгә дә бала инде ул! Йолдыз баласымы, гади кеше баласымы... Аю да аппагым ди, керпе дә йомшагым ди. Балаларны да катлауларга бүлеп утырмагыз инде.

Последние комментарии