Минтимер һәм Сәкинә Шәймиевләр алтын туйларын билгеләп үтә

Минтимер һәм Сәкинә Шәймиевләр гаилә корып яшәүләренә 50 ел булуны билгеләп үткәндә, Татарстанда 42 пар никахларын теркәячәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә белдерделәр.
Минтимер һәм Сәкинә Шәймиевләр гаиләсе күп кенә татарстанлылар өчен үрнәк булып тора. Шәймиевләр гаиләсе алтын туйларын уллары һәм оныклары белән билгеләп узачак, дип хәбәр ителә ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Сәкинә ханым танышу тарихын “Минтимер күләгәсендә” китабында сөйләде.

“Никахны Казанда үткәрдек, ә туй Минтимернең авылында узарга тиеш иде. Без юлга ак пароходта чыктык. Мөгаен, бу романтик хатирәләрнең берседер. Без - яшьләр, матурлар, гашыйклар... Әйләнә-тирәдә Идел, Кама... Еллар узгач журналист Минтимер Шәрип улына “Иң бәхетле көнегезне хәтерлисезме?” дип сорау бирде. Ул: “Бу бик күптән, Сәкинә белән Казаннан ак пароходта йөзеп киткәндә булды”, - дип җавап бирде.
 Минтимер белән 1961 елның 7 июнендә язылыштык, нәкъ 9 айдан, 1962 елның 7 мартында беренче улыбыз Айрат туды...

Мин – аның яраткан хатыны, ул минем яраткан ирем. Миңа Минтимер күләгәсендә яшәү уңайлы”, - дип яза Сәкинә ханым.

1964 елда аларның икенче уллары – Радик туган.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии