Минтимер Шәймиев: “Бабай дигәнгә үпкәләмим”

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 20 январьда туган көне иде. Халыкта ул – Бабай. Ягъни зур гаиләнең олы кешесе, нәселнең аксакалы. Мондый хөрмәтле кушамат иясенең тормышы турында ни беләбез соң? Иң ерак районның авылында үскән егет ничек Татарстан Президенты булган?
– Минтимер Шәрипович, балачактагы нинди вакыйгалар нык исегездә калган?
 
– Яз! Көз һәм кыш айлары абыем белән икебез өчен елның авыр вакыты була иде: таң атканчы, мәктәпкә барыр алдыннан абзарны чистартырга, сыерны, сарыкларны, бөтен мал-туарны ашатырга-эчертергә кирәк. Һәм без – балалар: “Тизрәк малларны көтүче кулына тапшырасы иде!” – дип, һәрвакыт түземсезлек белән язны көттек. Аннары, өстәге кышкы кием дә әллә ни җылы булмагандыр... Безнең якларда шундый гадәт сакланган: кар эреп, җир ачыла башлау белән, бала-чага йорттан йортка кереп, йомырка, он, ярма җыя. Аннан соң олылар ярдәме белән шуннан ботка пешерәләр. Карга боткасы. Ул вакытка кара каргалар кайткан була инде, аларны да зарыгып көтә идек. Каргалар кайтса, димәк, суыклар булмый, җылыта... Авыр озын кыштан соң җиңеллек тояр өчен, ботка пешеп утырган аланлыкка кардан-боздан яланаяк йөгерә идек. Язны шулай каршылыйбыз! Шул аланлыкта рәхәтләнеп күңел ачулар, туйганчы ашаулар истә калган. Балачакта гел туйганчы ашыйсы килә иде, андый мөмкинлек һәр кешедә булмады. Ә җәй көне яшел борчак урлап ашаганны хәтерлим. Бер төркем малай атка атланган каравылчыларның игътибарын җәлеп итеп торды, икенче төркем кырда кесәсенә кузак тутырды. Җыябыз да кеше-фәлән күрмәсен дип билгеләнгән урынга йөгерәбез, анда табышны бүләбез, авыз тутырып ашыйбыз. Бу хатирәләр – гомерлек.

– Ни өчен Сезнең нәсел кушаматы “Чаптын”?
 
– Бабай хәлле кеше иде. Кулак буларак малын таратканнар аның, әмма ни өчендер кумаганнар. Сабантуйга чабышкы атлары тоткан ул. Атларын ел буе әзерләгән һәм Минзәлә өязендәге ат чабышларында беренчелекне берәүгә дә бирмәгән. Безнең кушамат та шуннан. Чаптын – чабыш аты. Кечкенә чакта әтинең миңа соңгы чабышкы атыбызны күрсәткәнен хәтерлим. Ат ята иде, димәк, авырган... Әти Сабантуйга чабыш атларын үзе әзерли, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә иде. Кагыйдә буларак, безнең колхоз атлары беренче килә. Балачактан бер әйбергә төшендем: әгәр атка атлангансың икән, анда үз-үзеңә ышанып утырырга кирәк. Бу җиңел түгел, чөнки бер мәртәбә дә егылмыйча атта йөрергә өйрәнеп булмый.
 
– Кечкенә чакта нинди уеннар уйный идегез?
 
– Хуҗалыкта эш байтак булганлыктан, уйнау еш тәтеми иде. Бөтен бала-чаганы бер нәрсә берләштерде – ашказанын тутыру өчен өстәмә ризык табу. Җитен орлыгы, мәк җыеп ашау дисеңме... Җиләккә, чикләвеккә барулар исә чын бәйрәм кебек истә калган. Урманга чыккач, җиләкнең беренче ике стаканын әти-әнигә җыеп тапшырасың – тәртип шундый.
“Шәпи уены” дигән яраткан уеныбыз бар иде. Аны юлда уйныйсы. Моның өчен мал тоягы өстендәге махсус сөяк кирәк. Сугым вакытында без, малай-шалай, шул сөяккә чират тора идек. Һәр малай үзенең сөяк запасы белән горурлана, аны саклый иде. Моннан тыш, зур трамплиннар ясап, үзебез ясаган кыска чаңгылар белән шуннан сикерә идек. Күрәсең, һәр чор малайлары экстрим эзли...
 
– Сез шахмат уйныйсыз. Бу да балачактанмы?
 
– Кечкенә чакта катыргыга шакмак­лар сызып, агачтан шахмат фигуралары ясый идек. Шахматны, гадәттә, язгы кояш астында, абзар түбәсендә уйныйбыз. Имтиханнарга әзерләнгән арада. Без укыганда 7 сыйныфтан башлап, ел саен 5-9 имтихан тапшыра идек.

– Бәләкәй чакта еш сугыша идегезме?
 
– Беркайчан да сугыш чукмары булмадым, ләкин олылардан миңа еш эләгә иде. Әнәк авылы зур түгел. Анда зур сугышлар булганын хәтерләмим, тату яши идек.
 
– Шәхесегезне үстерүгә нинди китаплар йогынты ясады?
 
– Беренче чиратта – Тукай. Ул даһи! Кечкенә чакта аның шигырьләреннән аеры­ла алмый идем. Менә “Гали белән Кә­җә”, бер карасаң, гади генә шигырь кебек. Әмма шул ка­дәр үзенә тартып тора! Гомерем буе Ту­кай поэзиясе белән мавыктым. Маяковский, Такташ шигырьләре дә ошый иде. Районыбыз китапханәсендә булган бөтен матур әдәбиятны укып чыктым. Виктор Гюгоның “Отверженные”, “Собор Парижской Богоматери” әсәрләре дә көчле тәэсир итте. Жюль Вернның “Дети капитана Гранта”, татар классик­ларыннан Әмирхан Еники, Кави Нәҗми... Хәзер кабат Достоевскийга алынасым килә, аның иҗатының бөеклеген аңлау соңрак килде. Балачакта төрле драматургларның пьесаларын укый идек, артистларга һәм спектакль куючыларга мәхәббәт шуннан киләдер. Театр мәңгелек, дип саныйм.

– Кайсы вакыйгалар Сезне формалаштырды?
 
– Күп балалы гаиләдә үсүем. Мин – тугызынчы бала. Гаиләдә нинди рух хөкем сөрсә, тәрбия дә шундый була. Күп балалы гаиләдә коллективизмга, сабырлыкка, өлкәннәрне тыңларга өйрәнәсең. Монда эгоизмга урын юк.

– Әтиегезнең тәрбия өчен аерым камчысы да булган, диләр...
 
– Камчы билгеле бер урында эленеп тора иде, әмма аны эшкә җиккәннәрен хәтерләмим. Әти кызу кеше иде, ләкин әни безне һәрчак яклады. Вак-төяк шуклыкларыбызны әтигә әйтеп тормый иде ул. Әти – бәхәссез авторитет.
Һәр көнне иртәнге алтыда абый белән авыл коесына суга барырга тиеш идек. Малларны эчертү, сыер абзарын һәм ишегалдын чистарту безнең өстә. Буран булса да таләп үзгәрми: әти чанада керә алырлык итеп ишегалдын чистартасы. Ул бит иртәнге дүрттә үк эшкә китә. Безнең өчен җиңел хезмәт түгел иде бу. Әле укыйсы да бар бит! Кичтән керосин лампасы яктылыгында дәресләр әзерләргә кирәк. Сүз уңаеннан, мәктәпкә беркайчан да әзерләнмичә бармый идем. Өй эшен эшләмәсәм, уйнамыйм – үземне шулай җәзалый идем. Менә шундый холык!

– Нинди малай идегез Сез?
 
– Тынгысызрак. Мавыгып укый идем. Күз алдыгызга китерегез, математика укытучысы район үзәгенә безнең авыл аша йөри иде. Әгәр мәсьәләне чишә алмасам, юл уңаенда аны көтеп торам да киңәшләшеп алам.
 
– Мәктәптә яхшы укыдыгызмы?
 
– “Бишле”гә. Яхшы укуга нигез башлангыч мәктәптә үк салынды. Олы абыем Хантимернең дә ярдәмен сиздем, укырга вакытым җитәрлек калсын өчен хуҗалык эшләренең күбесен ул үз өстенә ала иде. Башлангыч мәктәп алтыеллык, агач бина. Укытучы да берәү генә – Хәдичә апа. Барлык дүрт класста да дәресләрне үзе генә алып бара иде ул. Кабинет ишекләре дәрестә ачык тора һәм укытучы бер бүлмәдән икенчесенә кереп йөри. Хәдичә апа искиткеч шәхес иде! Ничектер санап чыгардым: Әнәкнең 57 йортыннан берьюлы Казан вузларына 57-60 бала укырга керде! Бәхеткә, көчле Пучы урта мәктәбебез дә бар.
 
– Лидерлык сыйфатларыгыз кеч­кенә чакта ук сизелә идеме?
 
– Дүртенче сыйныфта укыганда класста староста идем. Күп балалы гаиләдә үскәнгәме, тәртип яраттым. Мәктәптәге төшке ашны оештырганым истә калган. Бер шук малайның маңгаена солдат кашыгы белән сугарга туры килде хәтта. Ә кашыклар ул чакта авыр – әти фронттан алып кайткан иде. Теге малай елады, мин борчылдым... Әзерләнеп, урта мәктәп өчен имтиханнар тапшырдым, ниятем мәктәпне алтын медаль белән тәмамлау иде. Тик миңа аны бирмәде­ләр. Күрәсең, авыл малаена медаль­ләр җитмәгәндер. Кыс­касы, республиканың мәгариф министрлыгы “Шәймиев тригонометрик функцияләрне кыскартканда иң кыска юл белән китмәгән” дип, математикадан имтихан нәти­җәләремне кисте. Кызганыч, чөнки математиканы яраттым һәм әлеге фән буенча беркайчан да проблемаларым булмады.
 
Венера ЯКУПОВА
“Казанские ведомости”
 
"Акчарлак" газетасы өчен Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА тәрҗемә итте.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии