Мөнир Рахмаев мәҗлестә сугышкан

Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми – үзе дә берне суга.

“Минем кулым авыр, теге егет бер сугудан егылды да куйды. Артист кеше көчсез, үзен яклый алмый дип уйлаучылар өчен бу бер сабак булыр” – дип сөйләде Мөнир. Әйтеп үтергә кирәк, җырчы үзе эчми дә, тартмый да. Киләсе көнгә, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып гафу үтенгән. “Мин аңа ачу сакламыйм” – дип белдергән җырчы "TMTV" телеканалына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.03.2016 21:44:53

Э кая сугарга куша ислам?
Сугышу хэлэл була аламы?

05.03.2016 02:50:08

Ислам дине буенча кеше йозенэ сугырга ярамый.Харам.

Последние комментарии