Мурат Гайсинның иртә өйләнү сере ачыкланды

Җырчы Мурат Гайсин белән Казан кызы Альбина кавышкач, вакытлы матбугат ни өчен болай иртә өйләнүе турында сорауларын яудырган иде инде. Җавабы исә бик гади яңгырады: “Без бер-беребезне бик каты яратабыз!”.

Ул вакытта Мурат әле танылып кына килә иде. Аны байлык өчен өйләнгән дип тә сөйләделәр. “Бер-беребезгә кирәклеген аңлар өчен безгә бик аз вакыт та җитте”, – дигән иде Мурат бер әңгәмәсендә. Моңарчы без Муратның аңлатмасын гына ишетеп килдек. Ә Альбина әңгәмә бирергә ашкынып торучылардан түгел!

Альбина Муратка кадәр бер егетне бик яратып йөргән. 2009 елны аларның аралары өзелә. Ул егет Альбина белән дә, башка кыз белән дә берьюлы аралашкан булып чыга. Без капчыкта ятмый шул. Мөнәсәбәтләргә нокта куеп, Альбина тәмам аны күрә алмаслык дәрәҗәгә җитә. Яраткан кешесенең алдап йөрткәнен кичерә алмый ул.

Берсендә дус кызы аны әлеге хәлләрдән арындыру өчен җырчы пар - Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар концертына алып бара. Шунда Альбина җырчы Мурат Гайсинның чыгышын күрә. Үзенең элек йөргән егетенә үч итеп, Мурат белән якыннан таныша. Уеннан уймак чыккан кебек, аларның танышуы туйга кадәр барып җитә. Җырчы егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Мурат аның кулына эләгә. Хәзер инде Альбина үзенең бер ахирәтенә Муратка ияләшү хисе белән генә яшәвен аңлаткан. Шулай ук үткәннәр аны җибәрмәвен дә белдергән. Әлеге язмадан соң, Мурат үзен ничек хис итәр?! Анысы билгесез. Мурат Гайсинның уйлары җырларында чагыла бит, бәлки без аларны тиз арада ишетербез дә...

Чыганак: Эльза ГАЗИЗОВА, "Интертат.ру" сайты.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.11.2014 19:40:02

Шушындый язма буламыни инде? Кеше арасын ник бутый бу Эльза Газизова? Мондый гайбәтләргә карамыйча матур яшәсеннәр яшьләр!

Последние комментарии