Надежда Аюпова Казанда беренчеләрдән булып кызыл чалбар киеп чыккан булган

Дөнья күләмендә танылу алган дизайнер Надежда Әюпова "Шәһри Казан" газетасына биргән әңгәмәсендә заманында башкалабызда беренче кеше булып кызыл төстәге чалбар киеп чыкканын әйткән.

"Мине аңламыйлар иде, артымнан туйганчы тикшерделәр, сөйләделәр. Ни өчен безнең халык шуның кадәр төссез киенә? Чөнки алар кеше сүзеннән курка. Берсенең дә башкалардан аерылып торасы килми, үз йөзләрен, үз стильләрен булдырырга, күрсәтергә теләмиләр. Ни өчен икәне аңлашыла: бездә башта революция булды, аннан Сталин барысын да «тигезләде», аерылып торганнарны «олактыра» торды. Менә шуннан курку нәселдән нәселгә балаларга да күчте. Кием сайлаганда да, мине дөрес аңламаслар дигән курку бар", дип белдергән Надежда Әюпова.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии