Нәфисә Хәйруллина Алексей Воробьев белән очраша? (ФОТО)

“Туйлар.ру” сайты Камал театры артисты Нәфисә Хәйруллинаның рус эстрадасы җырчысы Алексей Воробьев белән бассейнда бергә төшкән фотоларына тап булды. Фотолар берникадәр провокацион. Төрле уйларга этәрә. Әллә Нәфисәнең Алексей белән бер-бер ние бармы? Туп-туры үзеннән сорадык.

- Нәфисә, Воробьев белән бассейнга ничек килеп эләктегез?

- Казан пляжларының берсенә кызынырга бардык.

- Әллә очрашып йөрисезме?

- “Очрашу” дисәң, бик зурлап әйтү булыр (елмая). Безгә бергә аралашу рәхәт. Без ике ел элек “Азатлык” радиосында танышкан идек. Матбугат конференциясе вакытында. Анда бик күп журналистлар бар иде дип хәтерлим. Бөтенесе Мәскәү йолдызын көтә. Ә ул керде дә, миңа карап “сез бик матур кыз” дип дәште.

- Син эредең дә киттеңме?

- Бераз уңайсызлану хисе булды. Әмма миңа йолдызлар белән аралашу тансык түгел, шуңа күрә бу хәлгә әллә ни игътибар бирмәдем.

- Ир һәм хатын буларак очрашыйк димиме соң?

- Ул турыда сөйләшкәнебез юк. Безнең мөнәсәбәтләр, гомумән, гадәти түгел. Ул аны “наши высокие отношения” дип атый (елмая).

- Бергә булганда ниләр эшлисез?

- Музыка тыңлыйбыз, Алексей еш кына миңа җырлый, кинога барабыз.

- Ә бүләкләр ясыймы?

- Юк (көлә).

- Казанда еш буламы соң ул?

- Әйе.

- Алексей Воробьев күбрәк Америкада яши һәм эшли дип беләбез. Аның янында кунакта булганың юкмы?

- Әлегә юк. Эш белән вакытым да юк.

- Дустың бергә берәр проект эшләргә чакырмыймы?

- Съемкаларда катнашырга чакырды. Мин ризалаштым. Ул мин риза булырмын дип уйламаган.

- Клип буламы бу?

- Әлегә белмим. Ул яңа проект башлый.

- Алайса уртак эшегездә уңышлар телибез.

- Рәхмәт.

“Туйлар.ру” белешмәсе:
Нәфисә Хәйруллина.
Туган көне: 1988 елның 3 феврале
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Актер осталыгы кафедрасы
Эшчәнлеге: Галиәсгар Камал театры артисты


Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.09.2012 23:24:47

пиарнын бик арзанлысын сайлаган кыз бала. Камал театры артистына килешми шулай.

11.09.2012 09:53:38

Инддееее... Үлеп китәрсең прәм.
Ой, Нәфисә, мактануың җиткән икән.
"Азатлык" радиосында таныштык ди, ике ел элек ди. Воробьев "Азатлык"та булганына бер ел гына булды бит әле.Анда күп дигәндә 10 кеше булгандыр...
Фотолардан күренгәнчә, Воробьевка абсолютно паралельно Нәфисәгә, беткәнмени аның һәрбер шәһәрдә йөзләгән мондый девчушкалары.
Һәр фотода Нәфисә үзе Алексейга асылынган инде.“наши высокие отношения" имеш...

09.09.2012 19:51:06

контакттагы битендэ челтэр кофта астындагы байлыгы....
админ куймаганн. ссылкасын җибәргән идем

09.09.2012 19:32:55

Татар кызларынын ин горур,сэлэтлелэре дэ урыс кургэч дэртенэ чыдый алмый.Тыелып кала алмагансын икэн,ул ыштансыз фотоларынны халыкка курсэту кирэк булмагандыр...Татарнын йозе булган Г.Камал театры героинясынын уз-узен шулай кадерсезлэвен мин ботен миллэтнен урыс астына ятуына тинлим.Болай ук кыланасы тугел иде,Нэфисэ туташ...

09.09.2012 17:28:32

монда бернинди дэ матур кыз куренми.

06.09.2012 09:59:02

Нәфисә һичшиксез талантлы матур кыз, тик сәхнәдә үк чишенеп бассейннарда пляжларда иркен йөргән кызның бәхетле киләчәгенә шик туа.һәркем үз юлын сайлый.

05.09.2012 20:49:15

сулэмэ дэ инде....беткэн ди татар егетлэре...

05.09.2012 12:40:01

Мескенкәй( Урыска тагылып йөри(

Последние комментарии