Нәфкать Нигъмәтуллин тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында: “Ничәдә генә өйгә кайтсак та, бер-беребез алдында акланмыйбыз”

“Мәхәббәтсез яшәп булмый олылайган көннәрдә дә”, - дип җырлыйлар. Әйе, бу тормышта кешене мәхәббәт кенә яшәтә, - ди җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин.

"Ир белән хатын арасында гармония булырга тиеш: уйлар, планнар бер дулкында, бер-береңә ихтирам. Рәмзия апагыз минем өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше, төп ярдәмчем. Казанга килү белән аңа күзем төште, ә менә аның игътибарын җәлеп итү җиңел булмады. Шулай да, булачак тормыш иптәшемнең мәхәббәтен яулап алдым. Инде 20 елдан артык бергә яшибез. Ел әйләнәсендә бергәбез, чөнки ул бит әле минем продюсерым да, гастрольләргә дә бергә йөрибез. Өйгә кайткач исә, бер-беребезгә бераз ирек бирәбез. Кая барырга телибез – шунда барабыз, ничәдә кайтсак та, бер-беребез алдында барысын да аңлатып, хисап тотып тормыйбыз. Без бер-беребезгә сүзсез дә ышанабыз", дип белдергән Нәфкать Нигъмәтуллин "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии