Никах килешүе ни өчен төзелә?

Тормышта төрле хәлләр була ала һәм кайбер вакытта, күп кеше өчен үрнәк булырдай гаиләләр дә таркала. Әлбәттә, аерылышу бер дә күңелле нәрсә түгел. Балалар кем белән яшәячәк, бергәләп алынган мал-мөлкәтне ничек бүләргә дигән сораулар әле күптән түгел бәхетле яшәгән ир белән хатынның мөнәсәбәтләрен тагын да ныграк боза. Шундый хәлгә калмас өчен, бүген яшь парлар никах килешүе (брачный договор) төзи.

Гаилә кодексының әлеге бүлеге турында белмәгән кеше юктыр. Әмма шуңа да карамастан, ул озак еллар дәвамында гаиләләрнең игътибарыннан читтә кала бирде.

Гомумән, никах килешүенә карата төрле капма-каршы фикерләр йөри. Берәүләр, ЗАГСка барыр алдыннан, ә менә аерылыша калсак, фатир, акча кем кулында калачак, кебегрәк сораулар турында уйлауны дөрес итеп күрми. Икенчеләр исә, яшь парлар яхшы контракт төзесәләр, аларның гаилә тормышлары һичшиксез бәхетле булачак дип саный.

Ничек кенә булмасын факт ул факт булып кала, бүгенге көндә никах килешүе халык арасында популярлаша. Әлеге контрактны төзү вакытында үтәлә торган берничә мөһим шарт турында әйтеп китү урынлы булырдыр. Беренчедән, никах килешүен төзүгә ир дә, хатын да риза булырга тиешләр. Аны теләсә кайсы вакытта төзәргә мөмкин, хәтта туйлары булмаган килеш, шундый документ төзүчеләр шактый. Ләкин бу очракта, никах килешүе, бары тик туй көненнән соң тулы көченә эшли башлаячак.

Контрактны һәр гаилә үзе төзи ала, әмма аны нотариус имзасы расларга тиеш, шул очракта гына ул юридик көчкә ия булачак. Шулай ук килешүне төзәргә адвокат та булыша ала. Еш кына вакыт узу белән, гаиләләр, әлеге документка төрле төзәтүләр кертергә тели. Бу бер дә кыен эш түгел, бөтен кирәк булган пунктларны әзерли бетергәч, нотариус янына бару сорала.

Тик, бүген күп яшь гаиләләр никах килешүе тормышта барлыкка килгән бөтен проблемаларны хәл итәргә булышачак дип уйлый. Әмма бу фикер дөреслеккә якын килми. Чөнки ир белән хатын арасында булган шәхсән мөнәсәбәтләрне, балаларга булган хокукларны һәм кайсыбер башка сорауларны никах килешүе ачыкларга булыша алмас. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии