Никах укыту тәртибе

Һәр туй никахтан башлана. Никах – ул туйның иң мөһим вакыйгасы. Яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге гамәлләрнең берсе булып тора.
 Аллаһы Тәгалә барлык нәрсәләрне дә парлап яраткан. Безгә - мөселманнарга Ходай Тәгалә парлап яшәү бәхетен бүләк иткән. Сәламәт булган ир вә хатын парлы яшәргә тиеш. Бу таләп Ходай тарафыннан куелган. Шуңа күрә, никахны теләсә кайсы айда укырга ярый. Кечкенә генә бер чикләү бар. Әгәр дә Гает бәйрәме белән җомга көн туры килсәләр, никахны җомга намазыннан соң укырга киңәш итәләр, чөнки Гает намазы белән җомга намазының арасында вакыт тарлыкка килә.
 
 Тагын да бер кечкенә генә чикләү бар. Ураза аенда яшьләр ураза тотканлыктан, яшьләргә читенлек тудырмас өчен, никахны ураза аеннан соңга кичерергә мөмкин. Шул ук вакытта Рамазан аенда авыз ачканнан соң, никах уку – гөнаһсыз гамәл.
 
 Никах мөселман кешесенә укыла. Аллаһка ышанмаган кешегә никах укылмый. Чөнки никах Аллаһ кушкан эш.
 
 Кем мөселман? “Лә илләһе илләллаһ Мөхәммәдер расүлүллаһ”, - дип әйткән кеше мөселман. Бу сүзләрне ул үз теле белән шул сүзләрне әйтүе кирәк һәм шушы сүзгә тугры калырга тиеш.
 
 Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәләм әйткән: “Кем “Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр расүллаһ” дип әйтсә, бу кеше тәмугта мәңге калмас”, - ди. Кем шушы сүзне әйткәннән соң, шушы сүзләргә тугры калып, намазларын да укып, уразаларын да тотып, хәрамга да катнашмыйча яши алса, бу кеше кыямәт көнендә кубарылгач, тәмугны күрмичә генә җәннәткә керәчәк.
 
 Никах укыганчы башта егет белән кыз кунаклар алдында: “Лә илләһе илләллаһ Мүхәммәдүр расүллаһ”,- дип, үзләренең мөселман икәнлеген расларга тиешләр. 

   Никахның шартлары:
 
-  Кавышучылар бер- берсенә ике туганнан да якын булмаска тиешләр;
 
-  Кыз бала белән егет бер- берсенә риза булып өйләнешергә тиешләр;
 
-  Егет кешенең кызга бер бүләге булу шарт;
 
-  Бүгенге көндә туй балдагы һәм туй күлмәген егет кеше алып бирә;
 
-  Никах – ант- вәгъдә дигән сүз. Кавышучылар бер- берсе белән гомер буе никахларына тугры яшәргә тиешләр.Бу акыллылык билгесе, хайваннан аерылып торганыбызны күрсәтә.
 
-  Никах табыны – Аллаһ Тәгалә каршында иң саваплы табыннарның берсе. Моның белән ураза аенда авыз ачтыру мәҗлесләре генә тиңләшә ала. Бу табында биргән садәкаларның әҗере 100 мәртәбә саваплырак.
 
 Никах мәҗлесен гомер - гомергә кызның әти- әнисе уздыралар. Гадәттәгечә бу мәҗлескә егет һәм кызның әти- әниләре, әби - бабайлары, өлкән туганнары чакырыла. Егетнең әти - әнисе кызның әти - әнисенә һәм туганнарына бүләкләр бирәләр, шулай ук кызның әти - әнисе дә егетнең әти -әнисенә һәм кыз туганнарына бүләкләр бирәләр.
 
 Татар халкында бу мәҗлескә туганнар да буш кул белән килмиләр. Кемдер тәмле ризыклар пешереп килә, кемдер кием - салым, күлмәклек, йә йорт җиһазлары бүләк итә, ә кемдер акчалата ярдәм күрсәтә.
 
 Никахтан башлап бурычлар өстәлә. Бүгеннән башлап ата- ана өстендәге бурыч балаларның үз өстенә төшә. Әти- әнине караган савап – иң олуг савап. Әти- әнинең догасыннан да зур дога юк.
 
 Никах укыганнаң соң, егет белән кызга әгүзе - бисмиллаһ әйтеп, бал - май каптыралар.
 
 Егетнең әнисе әүвәл килененә, аннан улына каптыра. "Томышыгыз балдай татлы, майдай йомшак булсын", - дигән сүзләр әйтелер.
 
 Никахтан соң кыз белән егет икесе генә калганнар. Иртән яшьләргә туй мунчасы якканнар. Мунча яккан кешегә кияү бүләк биргән.
 
 Никах - ул ир белән хатынның бер - берсенә таяныч булып яшәү, бер - берсенә ант итү, бер - берсенә тугрылыкка сүз бирешү.Никах Аллаһы Тәгалә тарафыннан кертелгән, Ислам динендә гаилә кору никахтан башлана."Ир язмышы хатын кулына, хатын язмышы ир кулына йөкләнә", - ди изге Китабыбыз.
 
 Никахтан соң ир кеше тормышның бөтен авырлыкларын үз өстенә ала. Хатын кеше ир тапкан малны бәрәкәтле саклый, чын мәхәббәтне саклауда көч куя.
 
 Гаилә җанга тынычлык бирә торган урын, һәм шул мохитне булдыруда хатын кеше бар көчен, акылын, тырышлыгын куярга тиеш.
 
 Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһиссәләм әйткән:
 
 "Сезнең изгелегегез - гаилә кешеләренә йомшак фигыльле, изге булуыгыз, ата- аналарыгызга шәфкатьле булуыгыз".
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии