Нияз Җәләлов: “Кеше белән талашмыйм, эчмим-тартмыйм...” (ИНТЕРВЬЮ)

Халык арасында Нияз Җәләлов “Яшиселәр килә” җыры белән танылды. Сәнгать дөньясына күп дигәндә ярты ел элек килде ул. Җырлый башлап, шул ук вакытта көйләр язуга алынып, озак көттермичә тәүге дискын чыгарырга өлгерде, кайберәүләр еллар буе эшләп тә оешмаганны ул шушы кыска аралыкта башкара алды.

— Нияз, сине тамашачыга “Яшиселәр килә” клибы танытты. Аны кайда, кайчан төшердегез?

— Клипны гыйнвар башында авылым Бибай Чаллысында, туган йортымда төшердек. Бу зур җаваплылыкны клиплар әзерләү остасы Алмаз Нургалиев башкарды. Сюжетны икәүләшеп уйладык, күп өлешне ул кертте.

Клипны иртән төшерә башладык, кичкә эшне төгәлләп бетерә яздык. Бер көн эчендә башкардык, дисәк тә була. Үзебезнең авыл мәчетенә кереп өлгерә алмадык, караңгы төшкән иде. Икенче көнне Казан янындагы бер авыл гыйбадәтханәсенә кереп “никах укыттык”.

Катнашучылар — әти-әни, хатыным, улым, икенче буын туганнар, кодабыз — һәркайсы иң якын кешеләр. Моннан тыш бер режиссер егет тә бар иде. Клиптан канәгать калдым, җәйгә тагын берәрне төшереп булмасмы дип торам.

— Ә сиңа “гыйшык тоткан” кызны кайдан таптың?

— Латыйфа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының IV курсында укый, Башкортостан кызы.

— Клипка хәтле Нияз Җәләловны белмәделәр дә бит. 45 яшькә якынлашканда ничек сәхнәгә тартылдың?

— Үткән ел Бибай Чаллысы Авыл көнен билгеләп узды. Шунда үземнең туган якка багышлап “Бибаем” дигән җыр яздырдым. Аны Айдар Минһаҗев белән Айдар Тимербаев бер көн эчендә иҗат иттеләр. Җыр күңелемә хуш килде. Аңа Нияз Вәлиев аранжировка ясады. Бәйрәм көнендә авылда җырладым. Авылдашлар бик яратты. Аны дискка яздырып бирүемне сорадылар. Ничектер үземә дә кызык булып китте. Тагын бер-ике җыр яздырып карыйсы иттем. Кабат Айдарлар иҗат итте. Әк]ренләп чит кешеләр дә: “Дискыңны бир әле”, — дип сорый башладылар. “Диск юк бит әле, нибары дүрт җырым бар”, — дим. “Шулары да җитә”, — диләр.

Әкренләп үзем дә көй язарга тотындым. Инде җырлар бер альбомлык җыелды. Тора-бара республика авылларында концертлар куя башладык. Ошаталар, чакырып калалар. Кайчак рәттән сигезәр көн концерт куябыз. Әлегә мондый режимга ияләшеп кенә киләм, нык арыган көннәр дә була.

— Көй яза башладым, дисең. Моңа хәтле бу осталык үзен бер дә сиздермичә ничек күңелдә бикләнеп торган?

— “Бибаем”ны башкарганнан соң хит җыр турында хыялландым. Күп җырчылар сәхнәгә беренче чыккан җыры белән тамашачы күңеленә кереп кала бит. Мин дә шундыйны эзләдем. Айдар Минһаҗев “Яшиселәр килә”нең сүзләрен язып бирде. “Көйне үзең язып карамыйсыңмы?” — диде миңа. Аңа хәтле бер-ике көй язганым бар иде. Билгеле, үзем өчен генә.

Шулай берсендә, “Төтеннәр” җырын үземчә иҗат иткәч, Нияз Вәлиевка (“Эссе” төркеме егете) тикшерергә бирдем. Соңрак, аның эшен тыңлаганда: “Адаш, болайрак итеп җибәр­сәк, ничегрәк булыр икән?” — дип, үзем дә сизмәстән җырны икенчегә бордым. Шуннан Нияз, мине канатландырып: “Синнән була бит. Ник үзең язмыйсың?” — диде. Шул рәвешле бер-бер артлы көйләр туа башлады. Бу әле дүрт ай элек кенә.

“Яшиселәр килә” җыры да бик җайлы язылды, шигырьне укып чыгуга күңелдә көе туды. Үзем алынганнан соң башка композиторларга мөрәҗәгать иткәнем юк.

— Авыл көне оештырмасалар, бәлки, җырчы Нияз барлыкка да килмәс иде?

— Әйе шул. Башлап җибәрер өчен ниндидер этәргеч кирәк бит. Хәзер язган җырларым 20 ләп булды. Үзем иҗат иткәннәре аеруча якын.

Сәхнә үзенә тарта икән ул. Инде көз айларында “сольный” концерт белән Казан тамашачысы алдында имтихан тотып булмасмы дигән теләк белән яна башладым.

— Якыннарың арасында җырлаучылар бармы соң?

— Иң олы апам бик матур җырлый. Мин кечкенә вакытта бүләккә тальян гармун алып кайттылар. Әмма, ничек кенә тырышсам да, анда уйнарга өйрәнә алмадым. Ә әтинең абыйсы Сәхәбетдин сукыр килеш өйрәнде. Ул бик оста өздерә һәм шулай ук матур җырлый иде. Абыебыз күптән мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын.

— Нияз, хатының, балалар ни белән мәшгуль?

— Хатыным Фәния МКДЦда пешекче булып эшли. Кызыбыз Алиягә 23 яшь тула. Ул Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады. Әлегә өйдә. Эш эзли. Күңеленә хуш килгәнен табу җиңел түгел. Улыбыз Булатка 12 яшь, ул 5 нче сыйныфта укый.

— Алия кияүгә чыгам димиме әле?

— Алай әйткәне юк. Өлгерер әле. Йөргән егете бар. Ике елдан артык очрашалар.

— Җырчы күп вакыт төнге тормыш белән яши, соң кайта. Хатының сәнгатькә чумуны ничек кабул итте?

— Төнлә кайту түгел, кайчак кунып та калабыз (көлә). Әлкидә берничә көн концерт куйгач, төркем белән әниләрдә калдык. Әтнәгә баргач, мәсәлән, бер белмәгән кешедә кунарга туры килде. Безнең концерт көннәрендә күз ачып булмаслык буран котырды. Анда көч-хәл белән барып җиттек, клуб ишеген дә көчкә ачып кердек. Халык соң гына җыелды. Кайтырга чыксак, юл күренми дә.

Әтнә районы Көек авылы егете Айрат Мәрдәнов миңа бер сайтта: “Әгәр Әтнә якларына килсәгез, бездә куна калырсыз”, — дигән иде. Таныш булмасак та, шундук аның номерын җыйдым, чөнки башка чара юк иде. Алар йокламыйча кайтканыбызны көткәннәр, кар күмеп китмәсен дип, юлны чистартып торганнар, кайнар ашлар әзерләгәннәр, мунча якканнар. Шаккаттым. Мәрхәмәтле кешеләр арабызда җитәрлек, Аллага шөкер. Төн буе сөйләшеп утырдык. Хатыны да искиткеч киң күңелле кеше. Рәхмәт яусын!

— Нияз, син сәхнәдә күптән түгел генә. Моңа хәтле ни белән мәшгуль булдың?

— 20 елдан артык Казанда ит бизнесы белән шөгыльләнәм. Бу эшне бер дустым белән башлаган идек. Әле дә икәү эшлибез. Итне күпләп алып урнаштырабыз.

— Бер казанга ике тәкә башы сыямы соң?

— Сыя! Беренче көннән үк эшне бергә башладык. Әйтмәгәнем булсын, бер генә дә аңлашылмаучанлык чыкканы юк. Талашмыйбыз. Мин, гомумән, кеше белән ачуланышырга яратмыйм. Шундук утырып аңлашабыз да җайлашабыз. Мал бүлешкәнебез юк, икебезгә тигез эшлибез. Кемнең кем икәнен бик тиз аерам. Сәхнәдәге хезмәттәшләр белән дә дус-тату эшлибез.

— Ниләр белән кызыксынасың?

— Башкалар кебек үк, мин дә хоккей белән “җенләнәм”. Концертларыбыз туры кил­мәгәндә, бер уенны да калдырганым юк. “Татнефтьарена”га абонемент алган идем. Хоккей карый башлаганнан бирле, башкаларның концертына барганым юк. Хатыным дуслары белән йөргәли.

— Начар гадәтләргә килгәндә...

— Кеше белән талашмыйм, эчмим-тартмыйм... Мин үземдә начар гадәт тапмыйм әле (көлә). Үсмер чакта, башка егетләргә ияреп, бераз тартканым булды, әмма шуннан төшеп калды ул. Эчүгә килгәндә, шушы 44 яшемә кадәр барлык эчкәннәр ике елга җыеладыр. Ул гадәт тә юкка чыкты. Күптән эчкәнем юк.

— Ризыкта сайланасыңмы?

— Хатыным пешекче, бик тәмле пешерә. Әмма сайланам димәс идем. Алдыма нинди ризык китерәләр, шуны ашыйм. Кирәксә, үзем дә пешерәм. Камыр ризыкларыннан кала, барысын да беләм. Тотынсам, анысы да кулымнан киләдер, бәлки. “Алынмыйм әле, югыйсә өйдәгеләр аш бүлмәсеннән чыгармас та”, дим, көлеп.

Барыннан да бигрәк пылау шәп килеп чыга минем. Балалар еш сорыйлар. “Әти, күптән пылау пешергәнең юк. Бәлки, бүген әзерләрсең. Тел йотарлык була бит синең”, — дип юмалыйлар. Алар шулай йомшартып сорагач, ничек әзерләмисең инде?! Голубцы, ашлар да яхшы килеп чыга.

Пылауга килгәндә, аны сарык итеннән әзерлим. Шулай ук, сирәгрәк булса да, авыл тавыгын да кулланам. Менә аннан шәп килеп чыга. Сыер ите белән алай булмый.

— Нияз, сез гаиләдә ничә бала үстегез?

— Бишәү — ике апа, ике абыем бар һәм мин төпчек.

— Әти-әниең исән-имин яшәп ятамы?

— Аллага шөкер, икәү төп йортта гөрләшеп тормыш алып баралар. Әтием Габбас — 1932, әнием Рамилә 1935 елгы.

Гомер буе әни фермада эшләде, әти пенсиягә чыкканчы пилорамада балта остасы булды. Сәламәтлекләре күз тимәсен.

Әти-әни белән көнгә берничә мәртәбә шалтыратышабыз. Атна саен кайтып йөрибез. Эш булса, булышабыз. Апаларымның икесе дә авылда кияүдә. Инде алар да әби булды. Балалары әти-әнигә даими ярдәм итеп тора.

Әти-әнинең яше шактый булса да, эшсез тора алмыйлар. Сыерны бетерделәр. Аның каравы сарык санын 15 тән киметкәннәре юк. 60 ар каз, 20-30 үрдәк тоталар. Күрәсең, эш белән вакытлары күңеллерәк һәм тизрәк үтә. Әле безгә, 40-50 дән узган балаларына, кайткан саен каз түшкәсе, бәрәңгесен төяп җибәрәләр. Ата-ана өчен ничә яшьтә булсак та, бала булып калабыз шул.

— Авылны бик яратып сөйлисең, Нияз. Картлык көндә төп нигезгә кайтырга исәп юкмы соң?

— Бибай Чаллысында йорт салырга исәплим. Исән-имин булсак, кайтырга ниятем бар. Олыгайгач, кеше шәһәрдән тынычлыкка качу ягын карый. Зур өй төзеп, шунда студия ачып, рәхәтләнеп иҗат итәр идем дигән хыяллар белән яшим. Алып баручым Казан егете Рөстәм дә: “Нияз абый, ниятең шундый шәп. Бу эшне тизрәк тот әле. Без дә сездән китмәс идек”, — ди, уенын-чынын бергә кушып. Хәлдән килгәндә, мөмкинлек булганда, ничек тә шушы те­ләкне тормышка ашырасы иде.  

Лилия ЙОСЫПОВА
Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.04.2013 17:03:50

Бик матур жырлый,концертлары шундый матур.Туйларны да бик эйбэт хэм кызыклы алып баралар.Унышлар сезгэ...

22.04.2013 16:37:50

Шундый жанлы жаваплар. Менэ шундый жырчылар кубрэк булсын иде. алайса мактаналар да мактаналар. Унышлар сезгэ, Нияз абый!концертыгызны карадык Лаешта, бик ошады. Килегез!

Эчми,тартмый,җитмэсэ эле талашмый да!
Бу да яши инде.....

20.04.2013 21:16:25

Якты күңелле, яхшы кешегә охшаган бу Нияз. Шул чиста күңелдә җыр-моң туа икән, иҗат итәргә кирәк. Ләкин зурдан кубып, "великий һәм гениальный" булам, барысын уздырам" дигән фикер генә күңеленә керә күрмәсен иде. Хәзер Татарстандагы 700 җырчы алдына нәкъ шундый максат куя бит. 701 нче булырга язмасын.

Последние комментарии