Нияз Җәләлов туган көнендә ифтар уздыра

Җырчы Нияз Җәләлов җәйне Казанда һәм туган ягы - Әлки районы Бибай Чаллысы авылына кайтып, эшләп, шунда ял итеп үткәрә. Чит илгә барырга, гомумән, яратмавын белдерде. Җырчы үзе, тормыш иптәше һәм хәтта балалары да ураза тота икән. Нияз еш кына дусты, җырчы Илсаф белән мәчеткә ифтарга йөри.

"Ураза тотуның беренче көне генә авыр булды. Алга таба түзәрлек, Алла ярдәм итә. Былтыр да ураза тоттык, Аллага шөкер, - диде ул. Уразада булгач, җырчы концертларда катнашудан, гомумән, иҗат итүдән туктап торган. Иртәгә, 4 июльдә, Нияз Җәләловның туган көне. Бу уңайдан җырчы Казан үзәгендәге бер кафеда ифтар оештырырга ниятли. "Ифтарга дусларны һәм туганнарны чакырдым. Барлыгы 20ләп кеше була", дип белдергән Нияз Intertat.ru хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии