Нурбәк Батулла биюгә кире кайтырмы? (ИНТЕРВЬЮ)

Петербурда яшәүче Нурбәк Батулла Казанга эзләрен суытмаска тырыша. Яшь биюче вакыты булу белән туган шәһәренә ашыга. Соңгы тапкыр Татарстан башкаласында булганда Нурбәк белән күрешеп, бүгенге тормышы, киләчәккә уй-теләкләре белән кызыксындык.

Нурбәк синең исән-саулыгыңны, ниндидер эш-хәрәкәтләреңне интернет аша гына күрәбез. Ләкин татар телевидениеләрендә син бөтенләй дә күренмисең.

– Гадәттә Казанга ял итәргә кайтам, ләкин мин кайтуга монда эшләр җыелып торды. Шуңа күрә әзрәк эшләргә дә туры килде. Опера һәм балет театрында еш булам, Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивалендә катнаштым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән даими элемтәдә торам, алар белән иҗади дуслык урнашты.

– Гомумән кайда син хәзер, эшлисеңме, укыйсыңмы?

– Иң элек Казанда консерваториянең балетмейстрлык факультетында укыдым. Ике ел үтүгә иҗади сәбәпләр белән аннан киттем. Хәзер Петербурда театр академиясенең беренче курсында белем алам. Мин һаман да шәкерт булып йөрим әле. Иң кызыгы шул – биюдән китүем булды, өч җиргә бию куярга чакырдылар.

– Биюдән китеп кая бармакчы идең?

– Үземнең хыялларымны бераз ачам, күп кеше мине биюне ташлады дип уйлыйдыр. Ләкин бу алай түгел. Чөнки мин драмадагы белемнәрне җыеп кире биюгә кайтырга ниятлим. Биюче буларак булмаса да, Аллаһ боерса, үземне киләчәктә бию куючы режиссер урынында күрәм.

– Казанда калыргамы, Петербурга күченергәме дигән сораулар тумадымы әле?

– Әлегә берни әйтә алмыйм, вәгъдә бирергә куркам. Кызларга да вәгъдә бирергә куркам, милләткә дә. (көлә)

– Өйләнмәгәнсеңдер бит?

– Менә шуңа күрә өйләнмичә йөрим дә инде. Вәгъдә дигәннән, тормышны кем белсен аны, бер Аллаһ белә. Ләкин хыяллар Казан белән бәйле. Петербурда да кызыклы тормыш булуга карамастан, үземдә булган белемне башкалабыздагы кешеләр белән бүлешергә телим. Үзем эшләгән театрга (Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры), училещега юнәлгән хыялларым да бар, ансамбль дә чакырып тора. Дәүләт җыр һәм бию ансамблен балачактан ук яратып үстем. Алар өчен бик җан атам, уңышлары булса сөенәм, кайгылары булса уртаклашам. Гомумән, Казандагы театр өчен җан атып яшим.

– Сезне, яшь сәнгать әһелләрен, финанс як борчыймы ул, юл чыгымнары, тормыш итү, гаиләм булса ничек яшәрмен дигән уйлар киләме?

– Уйларга туры килер ахры, әлегә бу сораулар мине борчымый иде. Театрда (опера һәм балет театры) биш ел эшләү дәверендә күрәм, олы артистлар өйләнгәч, гаиләләре булгач, мәшәкатьләре күбәя. Балалар үстерәләр, тормыш алып баралар. Әмма яшиләр бит, эшлиләр, иҗат та итәләр. Яңа буын арасыннан мисал итеп Камал театрының яшь режиссеры Илгиз Зәйниевне әйтер идем, аңа гаиләсе иҗат итәргә комачау итми, ул гомумән бик актив кеше. Шундыйларга карап үрнәк алабыз. Барысына да көч җитәр дип уйлыйм. Әтинең шундый сүзе бар: бәхетле булыр өчен өч фронтта бәхетле булырга кирәк. Эш бәхете, яраткан эшеңдә эшләү. Гаилә бәхете һәм бәйсез дәүләттә яшәү бәхете. Бәйсез дәүләт буламы-юкмы – ансы бездән тормый. Шуңа күрә Аллаһ ярдәме белән беренче һәм икенче максатка ирешергә кирәк.

– Синең белән бер сөйләшүдә опера һәм балет өлкәсендә татар егетләренең аз булуы, булганнарының билгесезлектә калуы, аларга игътибар булмавына борчылган идең. Бүген дә иҗади кризис дәвам итәме?

– Петербурга баргач шуны аңладым, монда эш милләттә түгел икән. Ул бөтен дөньяда хәзер ниндидер кризис. Татар балетмейстерларына гына кытлык түгел, гомумән, Европада да, Мәскәүдә дә, Петербурда да чын сәнгать кешеләренә кытлык заманы.

– Телевидениедә эшләгән вакытлар сагындырмыймы?

– Әлегә юк. Берничә ел элек телевидениедә театр, балет тарихына багышланган тапшыру эшләргә уй-хыяллар бар иде. Ул проектны башка оста журналист эшлим дисә, рәхәтләнеп киңәш бирергә әзермен. Бу үземне күрсәтү теләге түгел, бары уйдагы тапшыруны чынга ашырасым килә. Янәдән еш әйтә торган фикеремне кабатлыйм, татар телевидениесендә генә түгел, гомумән телевидениедә яхшы тапшырулар бик сирәк.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.04.2013 14:07:09

Әле биюгә кермәгән килеш биюдән китеп була мени? "Учись студент!"-ди бер киноперсонаж.

Последние комментарии