Нурзадә кондукторларга 30-40 мең хезмәт хакы түләргә кирәк, дип саный
“Кәеф ничек?” газетасы чираттагы сораштыру вакытында Нурзадәгә “ Әгәр автобус паркы хуҗасы булсаң, кондукторларга күпме хезмәт хакы түләр идең? дигән сорау бирә.
Нурзадә, озак уйлап тормый гына : “Һәрхәлдә, 30-40 меңнән дә ким булырга тиеш түгел. Чөнки аларның эше-е... Кондукторлар иртәнге сәгать 4-5 тә чыгып китәләр дә кич белән генә кайтып керәләр. Теләсә кем теләсә нинди сүз әйтә аларга. Һәм хезмәт түләнергә тиеш инде. Ә кеше белән эшләү, гомумән, авыр”, дип җавап биргән.
Комментарии
Охо, ул дорфалар өчен 40 мең сум күп бит ул.